САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе халыкны кисәтә

Көз-кыш периоды (октябрь-февраль) җитү белән янгыннар саны да арта. 2013-2014 елларда әлеге вакыт аралыгында биш янгын булган. Өч объектка зыян килгән һәм икесе янып беткән. Аларда өч кешенең гомере өзелгән. Янгыннарның төп сәбәбе булып ут һәм электр җиһазлары белән саксыз кылану, мич һәм юллыклар белән дөрес эш итмәү торалар. Сарман...

Көз-кыш периоды (октябрь-февраль) җитү белән янгыннар саны да арта. 2013-2014 елларда әлеге вакыт аралыгында биш янгын булган. Өч объектка зыян килгән һәм икесе янып беткән. Аларда өч кешенең гомере өзелгән.

Янгыннарның төп сәбәбе булып ут һәм электр җиһазлары белән саксыз кылану, мич һәм юллыклар белән дөрес эш итмәү торалар.

Сарман муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе юллыкларны вакытында чистартырга һәм ремонтларга киңәш бирә, мичләрне артык кыздырмаска куша. Электр җиһазлары белән аеруча сак булырга кирәк, аларн алыштырган яки монтаж вакытында махсус белгечләр чакыру мәҗбүри. Җылыткычларның заводта чыкканнары гына кулланылырга тиеш. Балаларны караучысыз калдырырга тыела. Исегездә тотыгыз: сезнең куркынычсызлыгыгыз - үзегезнең кулыгызда. Ут хаталарны кичерми.

Руслан Быренков, дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсенең өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев