13 октябрь 2014 яңалыклары
-
Район буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе халыкны кисәтә
Көз-кыш периоды (октябрь-февраль) җитү белән янгыннар саны да арта. 2013-2014 елларда әлеге вакыт аралыгында биш янгын булган. Өч объектка зыян килгән һәм икесе янып беткән. Аларда өч кешенең гомере өзелгән. Янгыннарның төп сәбәбе булып ут һәм электр җиһазлары белән саксыз кылану, мич һәм юллыклар белән дөрес эш итмәү торалар. Сарман...
-
Сарманда өстәл теннисы буенча ярышлар үтәчәк
15 октябрьдә Сарман гимназиясе спорт залында район укучылары Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча район ярышлары үтәчәк. Башлану вакыты - 9:30 сәгать. Ярышларда 1997 елгы һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар катнаша алалар. Тулырак мәгълүмат - "Спорт в Сармановском районе" төркемендә.
-
Район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ветеранда кунакта булдылар
Еллар үткән саен Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны кими бара. Без, тыныч тормышта яшәүчеләр, алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Ул дәһшәтле онытылмас елларда, Җиңү язын якынайткан батыр йөрәкле кешеләр арасында безнең райондашлар да бар. Аларның берсе - Гыйльмихамат Хәмитов. Күптән түгел, Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү...
-
Авария сарманлыларның гомерен өзде
11 октябрьдә Мөслим-Зур Чакмак юлының 5 нче километрында фаҗига булды - юл һәлакәте ике яшь кешенең гомерен өзде. Алар Сарман районыннан булган, бер егет - Мөслим районыныкы - авыр хәлдә. Вафат булганнарның якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Фото http://www.16.mchs.gov.ru сайтыннан алынды.