САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Район халкы наркоманиягә каршы көрәшкә кушыла

26 июньдә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Наркоманияне һич арттырусыз «безнең гасырның иң куркыныч күренеше» дип атарга була. Аның капкынына барлык кеше дә эләгергә мөмкин, ләкин күпчелек очракта аның корбаннары яшьләр булалар, һәм бу — иң аянычлысы.

Гигиена-эпидемиоло — гия үзәгенең Зәй бүлекчәсе җитәкчесе Марат Абдрахмановның чыгышы — шул хакта.

— Соңгы вакытларда безгә «наркоман», «наркотик» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Наркомания — кешенең наркотик матдәне озак вакыт куллануы, ягъни хроник төстә агулануы ул.

Наркотикларның 200 дән артык төре билгеле, һәм алар елдан-ел арта гына бара. Наркомания белән көрәшү өчен, аның асылын яхшы белү кирәк. Ул — күңелле итеп вакыт уздыру да, гадәт тә түгел, ә куркыныч авыру.

Кызганычка каршы, кеше, наркотик куллана башлауга ук, аңа тартыла башлый. Аны куллану дозасын арттыра бара, туктый алмый. Нәтиҗәдә, наркотик кулланучы психик, физик халәтләре белән аңа бәйлелеккә төшә. Наркотикларны озак вакыт куллану кешене ябыктыра, организмны хәлсезләндерә, аның азык эшкәртү органнары да зарарлана, хәтере начарлана, эшкә сәләте кими. Мондый кешегә еш салкын тия, ул еш ютәлли. Хроник томау төшә, борын тишекләре ялкынсына, күзләренә кан сава, күз бәбәге киңәя. Наркоманны шуннан да танырга мөмкин — аның беләгендә укол эзләре була. Бу зарарлы матдәгә ияләнгән кешенең аны кулланудан туктый алмавы да ихтимал, кулланудан туктаса, организм аны таләп итәчәк. Бу вакытта мускулларда, буыннарда көчле авырту була, кеше йокысызлыктан интегә, бер сәбәпсез шомлана, курка. Мондый халәт «ломка» дип атала. Бу халәттән чыгу өчен, наркоман тагын үзе ияләнгән "агу"ны кулланырга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, ул инвалидка әйләнә һәм һәлак була.

Наркоманнар әйләнә-тирәдәгеләргә СПИД, В, С вируслы гепатит таратучылар буларак та куркыныч.

Һәркем түбәндәге хакыйкатьне хәтереннән чыгармасын иде: исереклек, күңел күтәренкелеге, уйсызлык, битарафлык кебек халәткә китерүче һәр матдә бәйлелеккә китерә. Таныш булмаган әйбер кулланырга тәкъдим итсәләр, белеп торыгыз: аларны кулланган очракта, сез кемнедер баету хисабына үз сәламәтлегегезне һәм тормышыгызны харап итәсез.

Наркомания — бөтен җәмгыятебез проблемасы. Аны табиблар ярдәмендә генә хәл итеп булмый. Аның белән көрәшкә бөтен җәмгыятьнең тартылуы кирәк. Мөһим ысулларның берсе — профилактика. Балаларын наркомания афәтеннән саклап калу өчен, әти-әниләр, зурлар балаларына игътибарлы, аның билгеләре хакында хәбәрдар булырга тиешләр. Иң мөһиме — тәртипле тормыш алып барырга, кешеләрне, балаларны яратырга кирәк.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев