САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Алан авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Бүген, 12 ноябрьдә, Алан авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Билалов һәм башкалар катнаштылар. "Иң мөһиме - болар барысы да халык өчен, кешеләр өчен эшләнде", - диде Татарстан...

Бүген, 12 ноябрьдә, Алан авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Билалов һәм башкалар катнаштылар.

"Иң мөһиме - болар барысы да халык өчен, кешеләр өчен эшләнде", - диде Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов үзенең чыгышында. Соңыннан кунаклар яңа фельдшер-акушерлык пунктын карадылар, аның авыл халкына әйбәт хезмәт итүен теләделәр.

Бу турыда тулырак язманы газетабызның 14 ноябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев