Матбугат үзәгеннән көн рецепты – абрикослар белән чеби
Сезгә абрикослар белән чеби рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - абрикос - 250 грамм; - куркума - 1 чәй калагы; - паприка - 1 чәй калагы; - тоз - 3 грамм; - каймак - 50 грамм; - чеби - 1 түшкә. Тәмләткечләр белән каймакны кушабыз, чебине сылыйбыз. Чебине төшсез абрикослар...
Сезгә абрикослар белән чеби рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- абрикос - 250 грамм;
- куркума - 1 чәй калагы;
- паприка - 1 чәй калагы;
- тоз - 3 грамм;
- каймак - 50 грамм;
- чеби - 1 түшкә.
Тәмләткечләр белән каймакны кушабыз, чебине сылыйбыз.
Чебине төшсез абрикослар белән тутырабыз.
Кошны махсус пакетка (рукав) тыгабыз, духовканы 220 градуска кадәр кыздырабыз.
Чебине 50-60 минут пешерәбез, әзер булырга 10 минут кала пакетны ачабыз (кызарсын өчен). Лимон базилигы яфраклары белән бирәбез.
Барлыгы 1 сәгатьтә 10 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев