2 июль 2016 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – абрикослар белән чеби
Сезгә абрикослар белән чеби рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - абрикос - 250 грамм; - куркума - 1 чәй калагы; - паприка - 1 чәй калагы; - тоз - 3 грамм; - каймак - 50 грамм; - чеби - 1 түшкә. Тәмләткечләр белән каймакны кушабыз, чебине сылыйбыз. Чебине төшсез абрикослар...
-
Сарман керпеләре ашарга сорап йөриләр
Керпеләрнең йортлар тирәсендә йөрүләре беркемгә дә сер түгел. Ә менә аларның ашарга сорып килгәннәрен күргәнегез бармы? Сарманда андыйлары да була икән. Видеоны карасагыз, үзегез дә моңа ышанырсыз. Исегездә булса, узган елны бер керпе безгә газетага язылырга килгән иде.
-
Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре терлек азыгы әзерләүгә чыктылар
Районда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Аңа Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре дә үз өлешләрен керттеләр. Терлек азыгы өчен яшь тал ботаклары кулланылды.
-
Бүген Сарманда Яшьләр көнен билгеләп үтәчәкләр
Бүген Сармандагы бассейн янындагы яңа ял паркында Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары булачак. 14.00 сәгатьтә - футбол, 19.00 сәгатьтә стритбол буенча уеннар һәм пауэрлифтинг ярышлары башлана. Футболны үзәк ял паркында уйнаячаклар, калган ике спорт төре буенча ярышлар яңа паркта узачак. Бәйрәмнең концерт өлеше 20.00 сәгатьтә башлана. 22.00 сәгатьтә - дискотека....