"Җәлилнефть" идарәсе командасы "Сарман" газетасы призына волейбол ярышларында җиңде
"Сарман" газетасы призына традицион волейбол ярышлары тәмамланды. Анда "Җәлилнефть" идарәсе командасы җиңде. Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы - икенче, Сарман җыелма командасы өченче булдылар. Турнирның иң яхшы уенчысы дип җиңүчеләр командасыннан Рәмис Мәүләвиев танылды. Рузиль Хөснуллин (Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе) - "Иң...
"Сарман" газетасы призына традицион волейбол ярышлары тәмамланды. Анда "Җәлилнефть" идарәсе командасы җиңде. Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы - икенче, Сарман җыелма командасы өченче булдылар.
Турнирның иң яхшы уенчысы дип җиңүчеләр командасыннан Рәмис Мәүләвиев танылды. Рузиль Хөснуллин (Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе) - "Иң яхшы һөҗүмче", Рунис Мөхтәров (Сарман җыелма командасы) "Иң яхшы сакчы" исемнәренә лаек булдылар. Айрат Нуртдинов, Данияр Шәймарданов һәм Эльвир Нәҗметдинов уеннарда хөкемдарлар булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев