25 декабрь 2016 яңалыклары
-
Кыш Бабай белән Кар кызы "Сарман" газетасы призына волейбол ярышларында катнашучыларны котладылар
"Сарман" газетасы призына волейбол ярышларында катнашучыларны Кыш Бабай белән Кар кызы да котладылар.
-
"Җәлилнефть" идарәсе командасы "Сарман" газетасы призына волейбол ярышларында җиңде
"Сарман" газетасы призына традицион волейбол ярышлары тәмамланды. Анда "Җәлилнефть" идарәсе командасы җиңде. Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы - икенче, Сарман җыелма командасы өченче булдылар. Турнирның иң яхшы уенчысы дип җиңүчеләр командасыннан Рәмис Мәүләвиев танылды. Рузиль Хөснуллин (Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе) - "Иң...
-
Җәлилнең икенче командасы белән Сарман балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы "Сарман" газетасы призына волейбол ярышларында беренче урын өчен уйныйлар
"Сарман" газетасы призына волейбол ярышлары дәвам итә. Хәзерге вакытта беренче урын өчен Җәлилнең икенче командасы белән Сарман балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары уйныйлар.
-
"Сарман" газетасы призына волейбол ярышларының финал уеннары бара
"Сарман" газетасы призына традицион волейбол ярышларының финал уеннары бара. Анда Мортыштамак белән Сарман җыелма командалары уйныйлар.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – яшел дөге салаты
Сезгә яшел дөге салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - катырылган брокколи - 80 грамм; - яңа кыяр - 1 данә; - яшь шпинат - 1 уч; - әче аштәмләткечнең яшел яфраклары - тәм буенча; - авокадо - 1 данә; - пешерелгән дөге - 150 грамм. Катнашма өчен: алма серкәсе...
-
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов акциягә кушылды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» акциясенә кушылып, АКШның Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче апасы Эльвираны район газетасының электрон вариантына яздырды. - «Газета туган як белән араларны якынайта», - ди апам. - Без «Сарман»ны ничек яратып, үз итеп укысак, ул да шулай - район хәлләре...
-
"Сарман" газетасы призына традицион волейбол ярышлары башланды
"Сарман" газетасы призына традицион волейбол ярышларына старт бирелде. Быел ярышларга 8 команда килгән. Җәлилнең беренче һәм икенче, Сарманның җыелма, беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Иске Кәшер, Карамалы, Зур Нөркәй, Мортыштамак командалары, ике зонага бүленеп, үзара көч сынашалар.
-
Район газетасына 2017 елның беренче яртысына язылу тәмамлануга ике генә көн калды
Газета-журналларга, шул исәптән "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына, 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе бара. Ул 27 декабрьгә кадәр (шул көнне дә кертеп) дәвам итәчәк. "Сарман" газетасына ярты ел өчен яздыру бәяләре түбәндәгечә: аерым кешеләр өчен - 621 сум, оешмалар өчен - 711 сум, альтернатив подписка (редакциягә яки үзәк базар...