САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдән Вәсилә һәм Рафис Сә­гый­дул­лин­нар якут туй­ла­рын бил­ге­ләп үтә­ләр

Бы­ел Җә­лил по­се­ло­гын­да яшәү­че Ра­фис һәм Вә­си­лә Сә­гый­дул­лин­нар якут туй­ла­рын, ягъ­ни га­и­лә ко­рып яши баш­лау­ла­ры­ның 45 ел­лык­ла­рын бил­ге­ләп үтә­ләр. Алар­ны күр­кәм го­мер бәй­рәм­нә­ре бе­лән ра­йон Са­бан ту­ен­да 7 нче ча­кы­ры­лыш Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Дәү­ләт Ду­ма­сы де­пу­та­ты Фә­рит Га­ни­ев тәб­рик­лә­де һәм ки­лә­чәк­тә дә ти­гез һәм бә­хет­ле го­мер итү­лә­рен те­ләп, "Мә­хәб­бәт һәм туг­ры­лык...

Бы­ел Җә­лил по­се­ло­гын­да яшәү­че Ра­фис һәм Вә­си­лә Сә­гый­дул­лин­нар якут туй­ла­рын, ягъ­ни га­и­лә ко­рып яши баш­лау­ла­ры­ның 45 ел­лык­ла­рын бил­ге­ләп үтә­ләр. Алар­ны күр­кәм го­мер бәй­рәм­нә­ре бе­лән ра­йон Са­бан ту­ен­да 7 нче ча­кы­ры­лыш Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Дәү­ләт Ду­ма­сы де­пу­та­ты Фә­рит Га­ни­ев тәб­рик­лә­де һәм ки­лә­чәк­тә дә ти­гез һәм бә­хет­ле го­мер итү­лә­рен те­ләп, "Мә­хәб­бәт һәм туг­ры­лык өчен" ме­да­лен тап­шыр­ды.

Сә­гый­дул­лин­нар га­и­лә­се, чын­нан да, бис­тә­дә хөр­мәт­ле һәм һәр­кем үр­нәк алыр­лык га­и­лә­ләр­нең бер­се. Га­и­лә баш­лы­гы Ра­фис әфән­де үзе­без­нең ра­йон­да Абд­рах­ман авы­лын­да ту­ган. Са­ра­тов по­ли­тех­ник тех­ни­ку­мын тә­мам­ла­гач, "Җә­лил­нефть" ида­рә­сен­дә тех­ник-элект­рик бу­лып эш­ли баш­лый, үзен перс­пек­ти­ва­лы һәм җа­вап­лы хез­мәт­кәр итеп та­ны­та. Ты­рыш хез­мә­те өчен "Җә­лил­нефть" ида­рә­се­нең ат­ка­зан­ган нефть­че­се" исе­ме­нә, ра­йон һәм рес­пуб­ли­ка бү­ләк­лә­ре­нә ла­ек бу­ла. Ә Вә­си­лә ха­ным үзе­нең бө­тен го­ме­рен ба­ла­лар­га бе­лем һәм тәр­бия би­рү­гә ба­гыш­лый. Бе­лем­ле, тәҗ­ри­бә­ле бел­геч кол­лек­тив­та хөр­мәт ка­за­на, аны ба­ла­лар да үз итә. Күпь­ел­лык ты­рыш хез­мә­те өчен "Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­сы" исе­ме­нә, ра­йон һәм рес­пуб­ли­ка бү­ләк­лә­ре­нә ла­ек бу­ла. Ә га­и­лә­дә ул - ку­нак­чыл ху­җа­би­кә, ире­нең туг­ры яр­дәм­че­се, ба­ла­ла­ры­на - ярат­кан әни, онык­ла­ры­на - ягым­лы әби.

Ра­фис әфән­де бе­лән Вә­си­лә ха­ным үз­лә­ре­нең төп бу­рыч­ла­рын ба­ла тәр­би­я­ләү­дә кү­рә­ләр. Үз­лә­ре дә ма­тур үр­нәк күр­сә­теп, тәр­би­я­ле, уң­ган-бул­ган өч ба­ла үс­те­рә­ләр. Эль­ви­ра, Ди­лә­рә, Ле­нар - өче­се дә нефть тар­ма­гын­да хез­мәт ку­я­лар. Ле­нар әти­се юлын сай­лый, "Җә­лил­нефть" ида­рә­сен­дә эш­ли. Уй­лап та­бу өл­кә­сен­дә­ге эш­лә­ре бе­лән рес­пуб­ли­ка, Рос­сия кү­лә­мен­дә дә зур уңыш­лар ка­зан­ган. Алар өс­те­нә, ул - ра­йон­ның та­ныл­ган чаң­гы­чы­сы да. Тор­мыш ип­тә­ше Тать­я­на бе­лән бер­гә бик күп рес­пуб­ли­ка һәм Рос­си­я­кү­ләм ярыш­лар­да приз­лы урын­нар һәм җи­ңү­ләр яу­лый­лар, Рос­си­я­нең спорт мас­тер­ла­ры исе­ме­нә ла­ек бул­ды­лар, ра­йон һәм ида­рә да­нын як­лый­лар.

Сә­гый­дул­лин­нар га­и­лә­сен ра­йон­да да бе­лә­ләр һәм хөр­мәт итә­ләр. Га­и­лә алар өчен - бер-бе­рең­не аң­лый, яра­та, үзең­не бә­хет­ле итеп хис итә һәм, кая гы­на бар­саң да, са­гы­нып кай­та тор­ган урын.

Алар­дан бер­гә күп ел­лар та­ту һәм ма­тур яшәү­нең, га­и­лә һәм җәм­гы­ять өчен дә иге­лек­ле ба­ла­лар үс­те­рү­нең се­ре ту­рын­да со­рыйм.

- Ирем­нең дә, үзем­нең дә го­ме­ре­без­нең күп өле­ше эш­тә үт­те. "Ба­ла­лар­ны тәр­би­я­лим әле", - дип, мах­сус ба­ла тәр­би­я­ләп уты­рыр­га ва­кыт бул­ма­ды. Ба­ла­лар алар, үзең нин­ди бул­саң, шун­дый бу­ла­лар. Алар­га ма­тур үр­нәк күр­сә­тер­гә ты­рыш­тык. Ә ин­де та­ту, ма­тур яшәү­гә кил­гән­дә, мо­ның се­ре - тор­мыш ип­тә­шең бе­лән бер сүз­дә бу­лу­да, бер-бе­ре­ңә юл куя бе­лү­дә, дип уй­лыйм. Ирем­не ае­ру­ча са­быр­лы­гы өчен хөр­мәт итәм, - ди Вә­си­лә ха­ным.

Гөл­чә­чәк Вә­ли­ши­на, граж­дан­лык хә­ле акт­ла­рын тер­кәү бү­ле­ге на­чаль­ни­гы:

- Бө­тен­рос­сия Га­и­лә, мә­хәб­бәт һәм туг­ры­лык кө­не 2008 ел­дан бир­ле бил­ге­ләп үте­лә. Шу­шы ел­дан баш­лап ра­йон­да да һәр ел­ны бер га­и­лә­гә "Мә­хәб­бәт һәм туг­ры­лык өчен" ме­да­лен тап­шы­ру ма­тур тра­ди­ци­я­гә әй­лән­де. Әл­бәт­тә, мо­ның өчен ха­лык ара­сын­да хөр­мәт ка­зан­ган, баш­ка­лар­га үр­нәк бул­ган, тәр­тип­ле ба­ла­лар үс­тер­гән, 25 ел яки ан­нан ар­тыг­рак бер­гә та­ту һәм ма­тур яшә­гән га­и­лә­ләр сай­лап алы­на. Бә­хет­кә кар­шы, ан­дый га­и­лә­ләр без­дә шак­тый. Бы­ел гы­на да ра­йон­да 15 га­и­лә - 50, 18 га­и­лә - 55, 5 га­и­лә 60 ел бер­гә ти­гез һәм та­ту яшәү­лә­рен бил­ге­ләп үт­те. Алар­ның са­ны та­гы да ар­тыг­рак бу­луы их­ти­мал. Чөн­ки баш­ка ра­йон­нар­да язы­лы­шып, соң­гы ел­лар­да без­гә кай­тып төп­лә­нү­че­ләр ара­сын­да да күп ел­лар бер­гә яшәү­че­ләр бар. Ә де­кабрь аен­да Илек­саз авы­лын­да яшәү­че Шә­рип­җан һәм Миң­не­нур Әх­мәт­җа­нов­лар бай, мул туй­ла­рын - бер­гә го­мер ки­че­рү­лә­ре­нең 70 ел­лы­гын бил­ге­ләп үтә­чәк­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев