8 июль 2017 яңалыклары
-
Сарайлы авылы кызы Яр Чаллыда "Иң нәзәкатьле гүзәл" булып танылды
Сарайлы авылы кызы Гөлзадә Шакирҗанова Яр Чаллы шәһәрендә узган "Сабантуй гүзәле-2017" конкурсында катнашып, "Иң нәзәкатьле гүзәл" номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук укыгыз: Сарман кызы Фирдүс Тямаев төркемендә җырлый
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда ике гаилә язылыша
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бүген районда ике гаилә язылыша. Кичә булган матур датада - 07.07.17 - биш гаилә язылышты.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – фасольле итсез аш
Сезгә фасольле итсез аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - су - 2 литр; - фасоль - 1 стакан; - тәмләткечләр - 1 чәй калагы; - киптерелгән петрушка - 1 чәй калагы; - тоз, борыч - тәм буенча; - үсемлек мае - 1 аш калагы; -помидор - 1 данә; -...
-
Җәлилдән Вәсилә һәм Рафис Сәгыйдуллиннар якут туйларын билгеләп үтәләр
Быел Җәлил поселогында яшәүче Рафис һәм Вәсилә Сәгыйдуллиннар якут туйларын, ягъни гаилә корып яши башлауларының 45 еллыкларын билгеләп үтәләр. Аларны күркәм гомер бәйрәмнәре белән район Сабан туенда 7 нче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фәрит Ганиев тәбрикләде һәм киләчәктә дә тигез һәм бәхетле гомер итүләрен теләп, "Мәхәббәт һәм тугрылык...
-
Бүген Сарманда "Мәхәббәт белән тулсын йөрәкләр" дигән концерт үтәчәк
Бүген, 8 июльдә, район үзәк ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Мәхәббәт белән тулсын йөрәкләр" дип исемләнгән зур бәйрәм концерты була. Башлана 19:00 сәгатьтә. Рәхим итегез!