Кыш көне ничек тукланырга?
Елның бу фасылында туклану җылылык, витаминнар җитмәү, алмашу процессларының акрынаюы кебек проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелергә тиеш. Шуңа күрә рационга көн саен яшелчә, җиләк-җимеш, кайнар һәм аксымга бай, шулай ук иммунитетны күтәрүче ризыкларны кертергә киңәш ителә.
Болардан тыш, балык, кайнар ашлар, солы ризыклары, составында Д витамины булган ризыклар, тамыразыклар һәм башкалар да иң кирәкле ризыклардан саналалар. Табибә Елена Нәбиеваның киңәшләре – шул хакта.
Балык
Ул – омега-3, ягъни майлы кислоталар чыганагы. Алар йөрәк-тамыр һәм нерв системаларын яхшырталар, кәефне күтәрәләр, депрессияне булдырмаска ярдәм итәләр. Омега-3 лосось, семга, кета, скумбриядә күп. Майлы кислоталар шулай ук әстерхан чикләвегендә, җитен, чиа һәм фасоль орлыкларында, диңгез суүсемнәрендә дә аз түгел.
Ашлар
Алар кышкы салкында кешенең кәефенә бик яхшы тәэсир итәләр. Азыкны пешереп ашау организмга авыр үзләштерелә торган клетчатканы эшкәртергә ярдәм итә. Дөрес, ул чи килеш тә организм өчен бик әһәмиятле. Ләкин ул кайбер кешеләрнең эчен күптерә, метеоризмга сәбәпче була. Шуңа күрә аш – рационга клетчаткалы яшелчәләрне кертү өчен менә дигән ысул. Ашка үзегезгә генә ошаган яшеллек, кузаклылар, ясмык һәм башкаларны салырга да мөмкин. Ә аксым сыйфатында тавык итен алырга була.
Солы
Ул – туклыклы матдәләргә иң бай ризыкларның берсе. Тиз әзерләнә, организмны җылыта, туклык хисен озак саклый. Углеводларның тиз чыганаклары булган камыр ризыклары, татлы батоничклар, шикәрле һәм газлы эчемлекләрдән аермалы буларак, солы бөртекләре безнең ашказанында шактый озак таркала һәм эшкәртелә, шунлыктан организмны озак вакытка энергия белән тәэмин итә. Бу исә – кеше озак вакыт тук булачак, дигән сүз. Бер чынаяк солыда клетчатканың көнлек нормасының 15 процентыннан артыгы бар. Ә инде җиләк-җимеш тә салсаң, ул менә дигән иртәнге аш була.
Д витаминлы ризыклар
Д витамины – безнең организм тарафыннан эшләнеп чыгарыла торган туклыклы матдә һәм гормон. Ул – майны эретергә ярдәм итүче витамин, организмга сөяк төзелеше өчен кирәк булган кальций һәм фосфорны үзләштерергә ярдәм итә. Рак күзәнәкләре үсешен тоткарлый, ялкынсынуларны киметә.
Составында Д витамины булган продуктлар күп түгел. Шуңа күрә аны өстәмәләр рәвешендә кабул итү – организмны Д витамины белән тәэмин итүнең яхшы ысулы. Продуктлардан ул сөттә, гөмбәдә, майлы балыкта бар.
Тамыразыклар
Кишер белән чөгендердән тыш, шалкан, торма һәм бәрәңгене дә рационга кертү зарур. Аларда организмга энергия бирүче углеводлар күп. Әмма аларны чама белән кулланырга кирәк, чөнки мондый төрдәге тамыразыкларда крахмал шактый.
Аксым
Аның иң әйбәт һәм уңайлы чыганагы – ит. Ләкин, кышкы рационның төп ризыгы булса да, аны чамадан тыш кулланырга ярамый, чөнки составында тимер һәм күп күләмдә туендырылган майлар да бар. Шуңа күрә аксымның башка чыганакларын – диңгез продуктларын, майлы булмаган кош итен, чикләвек, кузаклыларны да кулланырга киңәш ителә. Шуны да белеп торыгыз: майсыз аксымлы ризыкларда кешенең психологик һәм психик халәтенә яхшы тәэсир итүче аминокислоталар күп. Алар бик әйбәт энергия чыганагы да булып торалар.
Кузаклылар
Алар – кышкы диетаның мөһим өлеше. Кузаклылар клетчатка һәм аксым кебек туклыклы матдәләргә бай. Белгечләр, фасольдән тыш, рационга ясмык, борчак, ак һәм кара фасоль, нут һәм машны да кертергә киңәш итәләр.
Кышкы яшелчә һәм җиләк-җимешләр
- Банан составында йөрәк һәм тамырлар эшчәнлеген яхшыртучы калий, Е витамины күп;
- Гранат иммунитетны күтәрә, организмны кан ясалышы өчен кирәк булган В12 витамины белән тәэмин итә;
- Груша азык эшкәртүне, матдәләр алмашын яхшырта;
- Кәбестә эчәклекнең микрофлорасын нормальләштерә;
- Суган белән сарымсак тамырларны чистарта, сезонлы йогышлы авырулар ихтималын киметә;
- Кишер организмны А витамины белән баета, сөякләрне ныгыта, күрү органнары эшчәнлеген яхшырта;
- Чөгендер эчәклек перильстатикасын стимуллаштыра, ашкайнатуны яхшырта;
- Кабак картаю процессын акрынайта, гемоглобинны күтәрә, бөерләр эшчәнлеген яхшырта;
- Алма тимер һәм витаминнар чыганагы;
- Цитруслылар организмны С, Е, Д витаминнары белән тәэмин итәләр.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев