САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кем тапкыррак, кем җитезрәк?

Яңа ел киче өчен кызыклы бәйгеләр тәкъдим итәбез, хөрмәтле райондашлар!

Беренчесе – “Кар королевасының йөрәген эрет!”
Алдан ук кечкенә формаларда боз катырыгыз. Бәйге алдыннан аларны табындагыларга таратыгыз. “Старт!” командасы бирелүгә, бәйгедә катнашучылар төрле юллар белән бозны эретергә тотыналар. Кем – учында җылытып, кем – өреп, башка вариантларны да уйлап табарга мөмкин. Кемнең бозы алданрак эреп бетә, шул җиңүче була.
Икенче уен – тапкырлыкка. Яңа ел викторинасы сорауларына кем беренче булып җавап бирә?
1. Кунакларны танып булмый торган кичә нәрсә дип атала?
2. Кар бабайның икенче яртысын нәрсә дип атыйлар?
3. Безнең илдә икенче Яңа ел ничек атала?
4. Кыш бабай капчыктагы бүләкләрен нәрсәгә алыштыра?
5. Кыш боз йортта кайда яши?
6. Кыш нәрсәсе белән аяктан ега?
7. Чыршы тирәсендә нинди әйләнә барлыкка килә?
8. Кемгә кыш көне дә, җәй көне дә диета кирәк түгел?
9. Очлы һәм кадыйлар, җылыда елыйлар – кем ул?
10. Белоруссиядә Кыш бабай ничек атала?

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев