Карашай Саклау мәктәбе укучысы "Моңлы курай"да җиңеп кайтты
Яр Чаллы шәһәренең "Беренче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае" 16 гыйнварда Иңбер Шәфыйков исемендәге "Моңлы курай" дип аталган III Республикакүләм курайчылар бәйгесе үткәрде. Иңбер Шәфыйков - Яр Чаллы шәһәрендә Беренче курайчылар ансамблена нигез салучы , районнарда тынлы оркестрлар оештыручы музыкант-укытучы. Карашай Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең бишенче сыйныф...
Яр Чаллы шәһәренең "Беренче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае" 16 гыйнварда Иңбер Шәфыйков исемендәге "Моңлы курай" дип аталган III Республикакүләм курайчылар бәйгесе үткәрде. Иңбер Шәфыйков - Яр Чаллы шәһәрендә Беренче курайчылар ансамблена нигез салучы , районнарда тынлы оркестрлар оештыручы музыкант-укытучы.
Карашай Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Риназ Асылмәрданов курайчылар номинациясендә катнашып, кече яшьтәгеләр категориясендә җиңү яулады, диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Конкурска Риназны әлеге мәктәпнең музыка укытучысы Миргасыйм Сабирҗанов әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев