18 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Сарманда җәяүлене бәрдергәннәр
17 гыйнварда Сарман авылының Карл Маркс һәм Терешкова урамнары кисешендә ВАЗ-2114 автомобиле йөртүчесе җәяүлене бәрдерә. Зыян күргән җәяүле хастаханәгә озатыла. Бүгенге көндә әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү эшләре алып барыла.
-
Карашай Саклау мәктәбе укучысы "Моңлы курай"да җиңеп кайтты
Яр Чаллы шәһәренең "Беренче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае" 16 гыйнварда Иңбер Шәфыйков исемендәге "Моңлы курай" дип аталган III Республикакүләм курайчылар бәйгесе үткәрде. Иңбер Шәфыйков - Яр Чаллы шәһәрендә Беренче курайчылар ансамблена нигез салучы , районнарда тынлы оркестрлар оештыручы музыкант-укытучы. Карашай Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең бишенче сыйныф...
-
Александровка авылында чыккан янгында ике кеше үлгән
17 гыйнварда 23:14 сәгатьтә Александровка авылының бер фатирында янгын чыккан. Аның нәтиҗәсендә мебель һәм диван янып бетә, фатирның бүлмәләре корымлана. Янгынны сүндергән вакытта идәндә бер ир-ат һәм бер хатын-кыз мәетләре табыла. Беренчел тикшерүләр буенча, үлемнең сәбәбе - янгын вакытында токсик продуктлар белән агулану. Алар икесе дә исерек халәттә булганнар. Янгын...