Карашай-Саклаулылар тынычлыкка үз өлешләрен кертәләр
Карашай-Саклау авылы халкы махсус хәрби операциядәге егетләребезгә һәрдаим ярдәм итеп тора.
Ашлар тәмлерәк, файдалырак булсын өчен, яшеллек турап киптерәләр. Алар Ватан сагында торган батыр солдатларыбызга җибәрелә.
Мондый игелекле гамәл тынычлыгыбыз сагында торучыларга рәхмәтебезне һәм ярдәмебезне күрсәтеп кенә калмый, барыбызны берләштерә дә. Бу эштә катнашучыларга, яшеллек белән ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт! Без чын күңелдән ышанабыз: безнең ярдәм сугышчыларга көч бирер һәм авыр минутларда аларның йөрәкләрен җылытыр. Бергә без көчлерәк һәм җиңелмәс!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев