Иске Минзәләбаш мәктәбе лагеренда Әкиятләр утравы көне үтте
9 июньдә Иске Минзәләбаш мәктәбе лагеренда Әкиятләр утравы көне үтте. Иртә көндәгечә күнегү белән башланды. Линейкада көн программасы белән таныштырдылар. Аннары һәр төркем әкиятләрне сәхнәләштерде. Аларның берсе - "Шалкан" , ә икенчесе хәзерге заманга яраклаштырылган "Йомры икмәк" әкиятләрен күрсәтте. Балаларның осталыгына, хыял дөньясының киңлегенә ис китәрлек иде. Көн дә күңелле,...
9 июньдә Иске Минзәләбаш мәктәбе лагеренда Әкиятләр утравы көне үтте.
Иртә көндәгечә күнегү белән башланды. Линейкада көн программасы белән таныштырдылар.
Аннары һәр төркем әкиятләрне сәхнәләштерде. Аларның берсе - "Шалкан" , ә икенчесе хәзерге заманга яраклаштырылган "Йомры икмәк" әкиятләрен күрсәтте. Балаларның осталыгына, хыял дөньясының киңлегенә ис китәрлек иде. Көн дә күңелле, мавыктыргыч булып узып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев