13 июнь 2017 яңалыклары
-
Район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары чираттагы БДИ тапшырдылар
Бүген район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары чираттагы бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алар чит телләр һәм биология фәннәреннән имтихан бирделәр. 9 июньдә "унберләр" рус теленнән БДИ тапшырганнар иде.
-
Иске Минзәләбаш мәктәбе лагеренда Әкиятләр утравы көне үтте
9 июньдә Иске Минзәләбаш мәктәбе лагеренда Әкиятләр утравы көне үтте. Иртә көндәгечә күнегү белән башланды. Линейкада көн программасы белән таныштырдылар. Аннары һәр төркем әкиятләрне сәхнәләштерде. Аларның берсе - "Шалкан" , ә икенчесе хәзерге заманга яраклаштырылган "Йомры икмәк" әкиятләрен күрсәтте. Балаларның осталыгына, хыял дөньясының киңлегенә ис китәрлек иде. Көн дә күңелле,...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – какао белән шоколад торты
Сезгә какао белән шоколад торты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тары оны - 300 грамм; - какао-порошок - 2 аш калагы; - ак май - 180 грамм; - тавык йомыркасы - 3 данә; - шикәр - 150 грамм; - көпшәкләгеч - 1 чәй калагы; - куертылган сөт (пешкән) -...
-
Район үзәк ял паркында мультфильмнар күрсәтеләчәк
16 июньдә "Сарман" кинотеатры район үзәк ял паркында балалар өчен мультфильмнар күрсәтелә. Башлана 20.00 сәгатьтә.
-
"Дуслар белән – күңелле!" конкурсы. Җәлилдән Ильяс Арсланов белән Казаннан Әдилә Әбләҗева
"Дуслар белән - күңелле!" конкурсында чираттагы катнашучыларыбыз - Җәлил бистәсеннән Ильяс Арсланов белән Казаннан Әдилә Әбләҗева.
-
Район оешмалары арасында мини-футбол буенча чемпионатның җиңүчеләре билгеле булды
Район оешмалары арасында мини-футбол буенча чемпионат тәмамланды. Беренче дивизионда яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге командасы җиңүче булды - ул финалда Башкарма комитет командасын 5:0 исәбе белән җиңде. Өченче урын өчен уенда мәгариф бүлеге Сарман аграр көллиятеннән көчлерәк булды - 1:0. Икенче дивизионны "ЭНЕРГИЯ" командасы җиңде - ул финалда үзәк...
-
"Дуслар белән – күңелле!" конкурсы. Мортыштамак мәктәбе лагеренда тәрбияләнүчеләр
"Дуслар белән - күңелле!" конкурсында чираттагы катнашучыларыбыз - Мортыштамак мәктәбендә эшләп килүче "Дуслык" лагеренда тәрбияләнүчеләр.
-
Сарман урта мәктәбенең җәйге лагеренда Россия көненә багышланган бәйрәм узды
Кичә Сарман урта мәктәбе базасында эшләп килүче җәйге лагерьда Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Әлеге бәйрәмнең максаты - туган илебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Россия гимны яңгыраганда тантаналы рәвештә илебезнең флагы чыкты, аның төсләренең мәгънәләрен нәни ял итүчеләребез бик яхшы белә икән! Барлык балалар басып, гимнга кушылып җырлады. Бу...