Йогышлы авыруларны кисәтү атналыгы бара
14-20 июль көннәрендә җенси юл белән йога торган авыруларны кисәтү атналыгы үтә.
Әлфия Ханнанова, табиб-гинеколог
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы мәгълүматларына караганда, дөнья күләмендә җенси юл белән йога торган авыруларның артуы күзәтелә. Россиядә, аларның санында кимү күренсә дә, күрсәткечләр югары булып кала бирә.
Җенси юл белән йога торган инфекцияләргә 30лап авыру керә, ә иң киң таралганнары – сифилис, гонорея, молочница (урогенитальный кандидоз), трихомониаз, хламидиоз. Бу авырулар шуның белән куркыныч: алар әлеге инфекцияләр белән зарарланган организмда авыруга карата иммунитет барлыкка китермиләр, шуңа күрә алар белән кабат авыру очраклары еш була.
Бу авыруларны төп кисәтү чарасы – җенси мөнәсәбәтләр вакытында саклык чаралары күрү. Җенси актны өзү, соңыннан антисептиклар белән юдырту нәтиҗәле чаралар түгел, иң ышанычлысы – презервативлар.
Инфекция йоктыру ихтималын киметү өчен, җенси мөнәсәбәткә кергәнче үк, берничә гади генә кагыйдәне белеп тору кирәк:
Очраклы җенси мөнәсәбәтләргә кермәү яхшы. Еш кына җенси юл белән йога торган инфекцияләрнең клиник билгеләре булмый һәм кеше үзенең авыруы хакында белмәскә дә мөмкин. Медицина һәм җинаятьләр практикасында авыруны аңлы рәвештә, белеп йоктыру очраклары да билгеле;
Презерватив куллану. Ул, авырулар йоктырмау һәм көтелмәгән йөклелекне булдырмау өчен, дөнья күләмендә танылган һәм нәтиҗәле чара булып тора. Әмма куллану алдыннан инструкциясе белән яхшылап танышырга кирәк, ул ертылырга һәм көтелмәгән башка хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин;
Интим гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм җенси партнерыңнан да шуны таләп итәргә;
Куркынычлылык төркеменә керә торган кешеләр белән җенси мөнәсәбәтләргә керүдән сак булырга кирәк. Болар – кан белән эш итүчеләр, инъекциядәге наркотикларны кулланучы наркоманнар, секс-индустрия хезмәткәрләре;
Даими булмаган җенси партнерларны чикләү һәм аларга «тыйнаксыз» сораулар бирүдән курыкмау да яхшы.
Фото: https://vk.com/wall-222842499_163
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев