САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Илексаз мәктәбендә Аеклык көнендә төрле чаралар узды

Сәламәтлеккә зур зыян китерүче сәбәпләр - алкоголь куллану, тәмәке тарту, наркомания. Күпме гаиләләр таркала, күпме гариплекләр барлыкка килә, күпме балалар ятим кала?! Ә барысына шул спиртлы эчемлекләр гаепле! Ни өчен исерек кеше салкында аек кешегә караганда тизрәк өши? Чөнки алкоголь кан тамырларын киңәйтә һәм җылылык алмашын көчәйтә. Алкоголь тәэсирендә кеше...

Сәламәтлеккә зур зыян китерүче сәбәпләр - алкоголь куллану, тәмәке тарту, наркомания. Күпме гаиләләр таркала, күпме гариплекләр барлыкка килә, күпме балалар ятим кала?! Ә барысына шул спиртлы эчемлекләр гаепле!
Ни өчен исерек кеше салкында аек кешегә караганда тизрәк өши? Чөнки алкоголь кан тамырларын киңәйтә һәм җылылык алмашын көчәйтә. Алкоголь тәэсирендә кеше организмында игътибары һәм эшләү сәләте кими, күрү ишетү начарлана, рефлекслар кимү күзәтелә.\

Ә инде әкренләп организмга үтергеч тәэсир ясый башлый. Хәтта Чыңгыз хан да: "Аракыга хирыс булган идарәче беркайчан да бөек эшләр башкара алмас", - дип әйтеп калдыра.

11 сентябрьдә Илексаз мәктәбендә дә "Аеклар көне" узды. Полиция хезмәткәрләре белән очрашуда укучылар алкогольле эчемлекләр куллануның юньлелеккә илтмәгәнлегенә тагын бер кат инандылар. Класс сәгатьләрендә сәламәт тормыш итү, спиртлы эчемлекләр кулланмау темасына сөйләштеләр. Биология укытучысы Гөлфирә Нәбиуллина "Аек кеше - сау кеше" темасына ачык класс сәгате уздырды (8-9 сыйныфлар арасында). "Сәламәт кеше - спорт сөюче ул" - волейбол уенын физкультура укытучысы Руслан Гыйльфанов үткәрде.
Бәхет сүзен һәркем үзенчә аңлый. Кемдер матур йортың, затлы машинаң, күп мал-туарың булуны бәхет дип саный. Ә чынлыкта исә бәхет ул - сәламәтлек. "Сәламәт кеше - бәхетле кеше!" дип тикмәгә генә әйтмиләр. Ләкин сәламәтлекне ныгытырга, аны какшатмаска, начар гадәтләр белән дуслашмаска кирәк. "Начар гадәтләр - бәхетсезлекнең башы!" ди халык. Һәрвакыт күтәренке кәеф белән яшәү өчен үз организмыгызны корбан итми торган, башка юллары да бар. Мәсәлән, озак яшәү өчен һәр көнне 17 минут көләргә - елмаерга кирәк.

Сезнең алдагы тормышыгызда бәхетле мизгелләр күп булсын һәм күтәренке кәеф сезне бервакытта да ташламасын. Сүземне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйм:

Кеше җиргә яшәр өчен туа;
Нидер эшли, нидер майтара...
Гомере буе билгесезлектә яши
Нидер эзли, ниһаять, таба.
Кеше җиргә яшәр өчен туа,
Яхшы эшләр калдырып китәргә.
Кеше җиргә туа...

Аида Байхуҗина, Илексаз мәктәбенең "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев