14 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Районда ЮХИДИ рейдлары дәвам итә
Район территориясендә атна саен ял көннәрендә кичке вакытта юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау максаты белән профилактик чаралар үткәрелә. 9-11 сентябрь көннәрендә рейд булды. Ул, 18.00дә башланып, төнге 1.00гә кадәр дәвам итте. 15 кагыйдә бозучы шоферга административ беркетмәләр төзелде. Бу юлы иң күп кагыйдә бозу очраклары ОСАГО полислары булмау яисә...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары "Туган як" музеенда экскурсиядә булдылар
Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары Лилия Сәетова белән Игелеклек атналыгында мәктәптә урнашкан «Туган як» музеенда экскурсиядә булдылар. Экскурсия барышында җәмгыять һәм тарих укытучысы Илдар Карамова район тарихы, андагы экспонатлар, җирлекне үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр турында сөйләде. «Шәфкатьле булу - барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе....
-
Район мәктәпләренең беренче сыйныф укучыларына яктырткыч беләзекләр тараттылар
Районда «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы дәвам итә. Аның кысаларында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ЮХИДИ испекторлары балалар белән әңгәмәләр үткәрәләр. Юлны аркылы чыгу, велосипед, скутерларны йөртү тәртибен һәм башкаларны аңлаталар. Шулай ук профилактик чара барышында районның барлык мәктәпләрендә дә беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләр рәтенә кертү чаралары үтте. Аларга (барлыгы 402 бала)...
-
Илексаз мәктәбендә Аеклык көнендә төрле чаралар узды
Сәламәтлеккә зур зыян китерүче сәбәпләр - алкоголь куллану, тәмәке тарту, наркомания. Күпме гаиләләр таркала, күпме гариплекләр барлыкка килә, күпме балалар ятим кала?! Ә барысына шул спиртлы эчемлекләр гаепле! Ни өчен исерек кеше салкында аек кешегә караганда тизрәк өши? Чөнки алкоголь кан тамырларын киңәйтә һәм җылылык алмашын көчәйтә. Алкоголь тәэсирендә кеше...
-
Фәрит Яхин Сарманга кайта
Иртәгә -15 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә «Сарман» кинотеатрында якташыбыз - шагыйрь, прозаик, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхинның «Умырзая» романы буенча укучылар конференциясе үткәрелә. Анда тагын бер якташыбыз - шагыйрә Клара Булатова да катнашачак.
-
Район халкын сайлау участокларында көтәләр
Дуслар! VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга кадәр нибары дүрт көн калып бара. Сезнең тавыш бик мөһим - үзебезнең киләчәкне сайлаячакбыз. Сайлау участокларында сезне көтеп калалар!
-
Районда яңгыр туктарга уйламый
Бу көннәрдә туктаусыз яңгырлар ява. Алга таба прогнозлар да оптимизм өстәми - яңгырлар туктарга уйламый да, көн дә бераз гына булса да явачак. Яшеннәр дә булачак.