"Иң зәвыклы бакча". Җәлилдән Рәис Кәлимуллин
Куллары матурлык тудыра Җәлил поселогында яшәүче, "ИнвестГрупп" җәмгыяте җитәкчесе Рәис Кәлимуллин хакында бу сүзләр. Аның турыда, мөгаен, "Кояшлы кеше" дип әйтергә дә мөмкиндер. Үзе дә, йорт яны бакчасы өчен кулдан кояшлы төсләргә буяп ясаган балалар мәйданчыгы, челтәрләп ясаган утыргычлары да көлеп тора аның. - Яңа урамда 1985 елдан бирле яшибез....
Куллары матурлык тудыра
Җәлил поселогында яшәүче, "ИнвестГрупп" җәмгыяте җитәкчесе Рәис Кәлимуллин хакында бу сүзләр. Аның турыда, мөгаен, "Кояшлы кеше" дип әйтергә дә мөмкиндер. Үзе дә, йорт яны бакчасы өчен кулдан кояшлы төсләргә буяп ясаган балалар мәйданчыгы, челтәрләп ясаган утыргычлары да көлеп тора аның.
- Яңа урамда 1985 елдан бирле яшибез. Бирегә иң беренче булып күчеп килүчеләр без. Үзебез йорт салдык. Йортыбыз янында гына бакча, ишек алды, - ди ул.
Рәис Кәлимуллинның куллары - алтын. Бакчасында үзе булдырган балалар мәйданчыгында ниләр генә юк: үз куллары белән эретеп ябыштырып ясаган атынгычлары да, тау һәм шугалагы, комлыгы да... Бу әкиятсыман балалар иленә эләккәнче дә матурлык дөньясы - шулай ук хуҗа үз куллары белән челтәрләп ясаган капка-коймалар аша үтәсе бар.
- Әтием гомер буе балта остасы булды. Гомер буе оста куллары белән кешеләрне сөендереп яшәде. Ә тимер эшенә үзлегемнән өйрәндем. Аннан-моннан эшләүне яратмыйм. Һәр эшеңә үзең сокланып карарлык булса гына эш эшләнгән дип саныйм. Шул очракта гына ул күңелгә шатлык, рәхәтлек бирә, - ди ул.
Атна саен диярлек дәү әниләре һәм әтиләре янына кунакка кайта торган өч оныгы өчен бу мәйданчык - зур сөенеч. Алай гына түгел, биредән күрше-тирә балалары да өзелми. Җәйге җылы кичләрдә аларның шат авазларыннан әйләнә-тирә яңгырап тора. Ә инде Рәис абый кулына гармунын да алсамы! Кечкенәләр рәхәтләнеп бииләр, гармун тавышына кушылып, җырлап та алалар. Шундый кичләрдә еш кына Рәис абыйның күңеленә илһам да килә... Ә анысы тимер-томырга җан өрүчедән бигрәк матур-матур шигырьләр иҗат итүче өчен аеруча кирәк. Моннан берничә ел элек аның шигырьләр җыентыгы да дөнья күргән иде. Туган якка, якыннарга багышлап язылган шигырьләре һәркемнең күңеленә җылылык өсти, иң газиз төшенчәләр турында тирәнрәк уйланырга этәргеч бирә. Бүгенге көндә ул поселокта күп еллардан бирле эшләп килүче "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсен дә җитәкли.
Үз йорт-җирен генә түгел, Рәис абый челтәрләп ясаган эскәмияләр поселок урамнарын да бизиләр, көне буе эштә булып, кичләрен һава суларга чыккан җәлиллеләрне, очрашу урыны итеп бакча, ял паркларын сайлаган яшьләрне ял иттерәләр. Рәис абый әйтүенчә, поселок өчен генә дә йөздән артык эскәмия ясаган ул.
Рәис абыйның тормыш иптәше Рәйхан ханым да - матурлыкка табынучылардан. Ул поселокның икенче мәктәбендә география укыта, чәчәкләр үстерергә ярата. Аның бакчасында үсә торган күптөрле гөлләр иртә яздан алып соң көзгәчә әйләнә-тирәгә ямь биреп утыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев