7 июль 2016 яңалыклары
-
Сарманда бер песи адашкан
Безнең мәгълүмат-мөхәррият үзәге тирәсендә менә шундый матур песи кычкырып йөри. Муенында кызыл тасмасы да бар.
-
"Сарман" киноучреждениесе хезмәткәрләре терлек азыгы әзерләделәр
Бүген "Сарман" киноучреждениесе хезмәткәрләре дә үз бурычларын үтәделәр - алар, терлек азыгы җыеп, "Сарман" агрофирмасының Кәүҗияк комплексына тапшырдылар. Шулай ук укыгыз: Район ветеринария берләшмәсе терлек азыгы әзерләү буенча планны үтәде
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – коймак торты
Cезгә коймак торты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - мәк - 1 аш калагы; - он - 150 грамм; - какао-порошок - 2 аш калагы; - тоз - 1 чеметем; - шикәр - тәм буенча; - үсемлек мае - 1 аш калагы; - майсыз эремчек - 200 грамм; - куертылган...
-
Җəлил китапханəсендə "Җылы учак сүнмəсен" дигән күргəзмə оештырылды
Гаилə - ул дөньяда яшəүче парларга, бердəнбер, кабатланмый торган ышаныч, терəк урыны. 8 июль - Халыкара гаилə көне. Шул уңайдан Җəлил поселок китапханəсендə «Җылы учак сүнмəсен» исемле китап күргəзмəсе оештырылды. Китап сөючелəрне күргəзмə белəн танышырга китапханəдə көтәләр. Сарман үзәк китапханәсе
-
Район ветеринария берләшмәсе терлек азыгы әзерләү буенча планны үтәде
Район ветеринария берләшмәсе терлек азыгы әзерләү буенча планны үтәде. Аның хезмәткәрләре 12 центнер яфрак азыгы һәм 8 центнер дару үләннәре әзерләделәр. Әзерләнгән терлек азыгы "Сарман" агрофирмасының Кәүҗияк комплексына тапшырылды.
-
"Иң зәвыклы бакча". Җәлилдән Рәис Кәлимуллин
Куллары матурлык тудыра Җәлил поселогында яшәүче, "ИнвестГрупп" җәмгыяте җитәкчесе Рәис Кәлимуллин хакында бу сүзләр. Аның турыда, мөгаен, "Кояшлы кеше" дип әйтергә дә мөмкиндер. Үзе дә, йорт яны бакчасы өчен кулдан кояшлы төсләргә буяп ясаган балалар мәйданчыгы, челтәрләп ясаган утыргычлары да көлеп тора аның. - Яңа урамда 1985 елдан бирле яшибез....
-
Сарманда бер егет исерек әтисен кәстрүл белән кыйнаган
Түбән Кама шәһәре егете үзенең исерек әтисен кәстрүл белән кыйнаган. Әлеге хәл Сарман авылында була. Ир-атлар арасында низаг килеп чыга һәм улы әтисен кәстрүл белән кыйный. Нәтиҗәдә зыян күрүченең баш мие имгәнә, борын сөякләре һәм ияге сына. Ул хастаханәгә озатыла. Сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылды.