"Бергә чакта" фотоконкурсы. Петровка Заводтан Фәрхетдиновлар гаиләсе
Бүген без Халыкара гаилә көне якынлашу уңаеннан "Бергә чакта" дигән конкурс игълан иткән идек. Беренче катнашучыларыбыз - Петровка Завод авылыннан Фәрхетдиновлар гаиләсе. "Тормыш иптәшем Илфат белән Эмиль һәм Альмир исемле ике малай үстерәбез. Олы улыбызга озакламый 4 яшь тула, ул балалар бакчасына йөри. Кечкенәсенә 1 яшь тулды. Гаиләдә вакытны бергә...
Бүген без Халыкара гаилә көне якынлашу уңаеннан "Бергә чакта" дигән конкурс игълан иткән идек. Беренче катнашучыларыбыз - Петровка Завод авылыннан Фәрхетдиновлар гаиләсе.
"Тормыш иптәшем Илфат белән Эмиль һәм Альмир исемле ике малай үстерәбез. Олы улыбызга озакламый 4 яшь тула, ул балалар бакчасына йөри. Кечкенәсенә 1 яшь тулды. Гаиләдә вакытны бергә үткәрергә бик яратабыз. Үзем буш вакытта кул эшләре белән шөгыльләнәм", дип язып җибәрде Евгения Фәрхетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев