11 май 2016 яңалыклары
-
Саклаубашта ветераннарны хөрмәтләделәр
Саклаубаш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап митинг үткәрелде. Һәйкәл янында укучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, матур концерт куеп, бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
"Бергә чакта" фотоконкурсы. Петровка Заводтан Фәрхетдиновлар гаиләсе
Бүген без Халыкара гаилә көне якынлашу уңаеннан "Бергә чакта" дигән конкурс игълан иткән идек. Беренче катнашучыларыбыз - Петровка Завод авылыннан Фәрхетдиновлар гаиләсе. "Тормыш иптәшем Илфат белән Эмиль һәм Альмир исемле ике малай үстерәбез. Олы улыбызга озакламый 4 яшь тула, ул балалар бакчасына йөри. Кечкенәсенә 1 яшь тулды. Гаиләдә вакытны бергә...
-
"Ак калфак" иҗтимагый оешмасының IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында районнан ике делегат катнашты
Апрель ахырында Казан шәһәрендә татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының IV Бөтендөнья татар хатын- кызлары форумы узды. Форум узенең эшен мәгариф системасында милли тәрбия, милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү, татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яна проектлар мәсьәләләренә тукталды. Бу форумда районнан ике...
-
Ташламалы яздыру ункөнлегендә район газетасына язылып калырга ашыгыгыз!
Иртәгәдән, 12 майдан, 22 майга кадәр барлык почта бүлекчәләрендә район газетасына быелның икенче яртысына ташламалы яздыру ункөнлеге уздырыла. Бу вакыт аралыгында "Сарман"га очызрак бәягә - 572 сум 34 тиенгә языла аласыз, хөрмәтле газета укучылар. Бераз акчагыз янга калсын дисәгез, ашыгыгыз, сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр.
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге Халыкара гаилә көне уңаеннан фотоконкурс игълан итә
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без "Бергә чакта" дип исемләнгән фотоконкурс игълан итәбез. Конкурсның шартлары - sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына гаилә белән төшкән матур, кызыклы фотолар һәм кыскача мәгълүмат җибәрергә кирәк. Игътибар: конкурс барышында бернинди "лайк"лар, "+" билгеләре, комментарийлар һ.б. җыярга кирәкми. Конкурс ике атна, ягъни 25...
-
Мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышларның плей-офф уеннары башлана
Бүген мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышларның плей-офф уеннары башлана. Мәгариф бүлеге командасы авыл җирлекләре командасына каршы уйнаячак. Башлану вакыты - 18.00 сәгать. Плей-офф чирекфиналдан башлана. Үз төркемнәрендә беренче-икенче урын алган командалар үзара көч сынашачаклар. Плей-офф Мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышлар
-
Мортыштамакта үткән Җиңү бәйрәменнән видеорепортаж
Сезгә Мортыштамак авылында үткән Бөек Җиңү бәйрәменнән видеоязма тәкъдим итәбез.
-
Районда язгы чакырылышның беренче "отправка"сы булды
Бүген Сарман һәм Мөслим районнары егетләре быелгы язгы чакырылышның беренчесендә армиягә киттеләр. Иртүк безнең районнан - 8, күршеләрдән 6 егетне әти-әниләре, туганнары, дуслары хәрби комиссариаттан озатып калдылар. Китүчеләр һәм озатучылар дулкынландылар, борчылдылар да. Егетләр, әти-әниләр: нык булыгыз! Бер ел - озын гомер түгел бит: бары 12 ай, ягъни 52 атна,...
-
Зур Нөркәйдә "Тимурчылар" отряды өлкәннәргә ярдәмгә килә
Зур Нөркәй мәктәбендә изге эшләр дәвам итә. 6нчы сыйныф малайлары Рәшидә апаның хәлен белеп, җирен казып кайттылар. Рәшидә апа аларга бик рәхмәтле калды.
-
"Үлемсез полк" акциясендә 45 меңгә якын кеше катнашты
Казанда "Үлемсез полк" акциясе узды. Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда узган әлеге чарада 45 меңгә якын кеше катнашты. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар...