САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Балаларны тын юллары авыруларыннан ничек сакларга?

Көзгә керүгә, балаларда вируслы тын юлы инфекцияләре (ОРВИ) башлана. Алардан ничек сакланырга? Район үзәк хастаханәсенең балалар табибы Салават Сәетовның киңәшләре – шушы хакта.

Көзге-кышкы салкыннар белән бергә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә вируслы инфекцияләр тарала башлый. Вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) – эпидемиягә әверелүчән авыру. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин. 

Вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча күп җыела торган җәмәгать урыннарында чирне эләктерү ихтималы аеруча зур. Әлеге инфекция  тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы барлыкка килү,  менингит башлану ихтималы да юк түгел.

Вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) — балалы гаиләләрдә иң еш очрый торган авыру. Баланы вируслардан тулысынча саклап булмый, ләкин ата-аналар тырышлыгы белән авыру очракларын киметергә мөмкин. Моның төп ысулы — дөрес оештырылган профилактика.

Вируслы тын юлы инфекциясен нәтиҗәле кисәтүнең өч төп ысулы бар:

1. Барьерлы ысуллар (вирусның организмга керүен булдырмау);

2. Гомуми иммунитетны ныгыту (организмның куркынычсызлыгын күтәрү);

3. Сәламәт мохит булдыру.

Нәрсә соң ул барьерлы ысуллар? Бу чаралар баланың вирус белән очрашу ихтималын киметүгә юнәлдерелгән. Болар арасында иң мөһиме – кул гигиенасы. Йөреп кайтканнан соң, ашар алдыннан, җәмәгать урыннарында булганнан соң, баланы кулларын сабын белән яхшылап юарга өйрәтегез. Әгәр кулларны юу мөмкинлеге булмаса, антисептик гельләр яки тастымаллар кулланыгыз. Вируслар организмга еш кына күзләр һәм борын аша керә, чөнки бала пычрак куллары белән биткә кагылганда, вируслар күзгә, борынга эләгергә мөмкиннәр. Кешеләр күп җыела торган урыннарда булуны киметү дә вирус йоктырмаска ярдәм итә. Эпидемияләр вакытында мөмкин булганча сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать транспортында һәм кеше күп жыела торган башка урыннарда булырга тырышмагыз. Поликлиникада яки җәмәгать транспортында битлек кию мөһим. Исегездә тотыгыз: битлекне 2-3 сәгать саен алыштырсаң гына нәтиҗәле була.

Иммунитетны ныгыту да көчле саклану чарасы булып тора. Ул вирус белән очрашуны булдырмаска ярдәм итмәсә дә, организмга тиз һәм уңышлы рәвештә чиргә каршы торырга мөмкинлек бирә. Баланслы туклану иммунитетны арттырырга ярдәм итә. Баланың рационында яшелчәләр һәм җимешләр (витаминнар һәм антиоксидантлар чыганагы), аксым (ит, балык, бәрәңге — иммунитет өчен төзелеш материалы), файдалы майлар (зәйтүн мае, авокадо, чикләвек) булырга тиеш. Баллы ризыкларны һәм фастфудны чикләгез. Баланың организмына витаминнар да җитәрлек керергә тиеш. D һәм С витамины җитмәү көзге-кышкы чорда еш очрый һәм иммунитетның төшүендә төп сәбәп булып тора. Витаминнарны профилактик дозада бирү мөмкинлеге турында балалар табибы белән киңәшергә кирәк. Витаминнарны табигый ризыклардан алу яхшырак. Иммунитет нык булсын, дисәгез, эчәкләр дә сәламәт булырга тиеш. Мондый очракта пробиотиклар ярдәмгә килә. Рационга тәбигый йогуртлар, кефир, сөтле ризыкларны кертегез. Һава торышы нинди булуга карамастан, саф һавада йөрергә кирәк. Бу организмны чыныктыра, кан әйләнешен яхшырта. Физик активлыкның да әһәмияте зур. Спорт белән даими шөгыльләнү яки урамда актив уеннар уйнау иммунитет системасын яхшырта. Чыныгу да әйбәт нәтиҗә бирә. Тик ул – салкын су белән коену, дигән сүз түгел! Бала өчен чыныгу — контрастлы душ, өйдә яланаяк йөрү, саф һавада йөргәндә дә җиңелчә киенү (киемнәр бала тирләми торган булырга тиеш), бүлмәдә +20-22°C температура һәм 40-60% дымлылык тәэмин итү.

Өйдә сәламәт мохит тудыру да сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Бүлмәләрне даими җилләтегез (һәр 2-3 сәгать саен 5-10 минут). Вируслар саф салкынча һавадан куркалар. Дымлы җыештыру вирусларны һәм тузанны бетерергә ярдәм итә. Һаваны дымландыру да – кирәкле чара. Җылыту сезонында өйдәге коры һава тын юлларын киптерә, аларны зәгыйфьләтә. Шуңа күрә һаваны дымландыру чарасын күрегез. Балалар дөрес йокларга да тиешләр. Йокысызлык – иммунитетны көчсезләндерүнең төп сәбәбе.

 

Өйдә берәрсе авырса, нишләргә?

1. Мөмкин булганча, авыру гаилә әгъзасын изоляцияләгез. 

2. Квартираны ешрак җилләтегез. 

3. Авыруга аерым савыт-саба һәм сөлге бирегез. 

4. Даими рәвештә дымлы җыештыру үткәрегез, дезинфекцияләү чаралары кулланырга мөмкин.  

Нәрсә эшләргә ярамый?

Иммуномодуляторларны вируска каршы профилактика өчен мөстәкыйль билгеләргә ярамый. Аларның күбесенең нәтиҗәлелеге исбатланмаган, ә баланың иммун системасына табиб күрсәтмәләреннән башка дарулар бирү куркыныч булырга мөмкин.

Балаларга антибиотиклар бирергә дә ашыкмагыз. Алар вирусларга каршы көчсез, бары тик бактерияләргә каршы гына эшлиләр. Аларны табиб билгеләмичә кабул итү зыян гына китерәчәк.

Вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) профилактикасы – бер тапкыр гына үткәрелә торган чара түгел, ул яшәү рәвеше, даими булырга тиеш. Гигиена, сәламәт гадәтләр һәм табигый иммунитетны ныгытуга нигезләнгән комплекслы чаралар — салкын сезонны минималь югалтулар белән үткәрүнең иң ышанычлы ысулы. Сәламәт булыгыз!


Язма – мәгълүмати характерда. Профилактиканың теләсә нинди ысулын кулланыр алдыннан балалар табибы белән киңәшү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев