Арктика антициклоны Татарстанга 14 градуска кадәр суыклар алып килә
Татарстанга кышкы һава торышы кайта: март башындагы аномаль җылылыкны куәтле Арктика антициклоны алыштырачак.
«Метео» прогнозлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, атна уртасында республикада температура кискен үзгәрәчәк. Ямал һәм Төньяк Урал өстендә барлыкка килгән салкын фронт үзе белән 3-5 көнгә сузылачак суыклар алып килә. Синоптик фаразлавынча, төнлә һава температурасы -10...-14 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез -8...-10 градус тирәсе булачак.
Исегезгә төшерәбез, быелгы февраль Татарстан тарихына иң күп кар яуган ай булып кереп калачак (https://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/byelgy-fevral-tatarstan-tarixyna-kerep-kalacak)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев