Апрель-май башында Татарстанда, тәрәзәләрдән егылып, дүрт бала имгәнгән
Җылы ел фасылы әле башланды гына, ә Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсенә тәрәзәдән егылып зыян күргән дүрт бала эләккән инде. Бу хакта «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Өченче каттан егылып төшкән сабыйның баш мие селкенгән һәм сынулары булган. Икенче бала, шул ук биеклектән егылып, умыртка баганасын һәм бот сөяген сындырган. Өченче бала бишенче каттан егылып төшкән — аның баш мие селкенгән, үпкәсе зарарланган. Дүртенче бала икенче каттан егылып, талак сөяген сындырган һәм баш миен селкеткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев