Александровкада "Май чабу"ны бәйрәм иттеләр
Кичә Александровка авылында "Май чабу"ны ("Масленица") бәйрәм иттеләр. Халык рәхәтләнеп ял итте, күңелле уеннарда, биюләрдә катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин сәламләп, бәйрәм белән тәбрикләгәч, җыелган халык бердәм көч белән әзерләнгән өстәлдә сыйланды. Аннан җыр-биюләр башланды. Соңыннан кышны озатып, яман гадәтләрне куып, карачкы яндырдылар. - Алтынчы ел шулай күңелле ял...
Кичә Александровка авылында "Май чабу"ны ("Масленица") бәйрәм иттеләр. Халык рәхәтләнеп ял итте, күңелле уеннарда, биюләрдә катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин сәламләп, бәйрәм белән тәбрикләгәч, җыелган халык бердәм көч белән әзерләнгән өстәлдә сыйланды. Аннан җыр-биюләр башланды. Соңыннан кышны озатып, яман гадәтләрне куып, карачкы яндырдылар.
- Алтынчы ел шулай күңелле ял итә жирле халык. Соңгы ике елында район Башкарма комитетыннан да материаль ярдәм булды. Авылыбызда яшәүче Ршояннар, Ереминнар, Забродиннар, Байгаровлар гаиләләре спонсорлык ярдәме күрсәттеләр, оештыру эшләрендә башлап йөрделәр, - авыл җирлеге башлыгы.
Тулырак язманы район газетасының киләсе саннарыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев