24 февраль 2017 яңалыклары
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Иске Кәшердән Алия Зәйнетдинова
Иске Кәшер авылында яшәүче Алия Зәйнетдиновага әле ике яшь тә тулмаган, шулай да ул әнисенә, рәхәтләнеп, тырышып, булыша. Тузаны калса, барып яңадан сөртә әле ул, әнисе артыннан да яңадан сөртеп чыга.
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Бөгелмәдә яшәүче якташыбыз Данияр Гыйльфанов
Якташыбыз - Сарман кызы Нәфисә Гыйльфанова Бөгелмәдә яшәсә дә, безнең сайт, "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркемендәге яңалыклар белән даими танышып бара. Ул безгә "Мин әнигә булышам" конкурсына оныгы Даниярның фотосын җибәрде. - Оныгыма 2 яшь тә 4 ай. Балалар бакчасына йөри. Әнисенә ашарга пешерергә, тузан суыртырга булыша. Беэгә килгәч тә...
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Җәлилдән Алмаз һәм Илназ Кәримовлар
"Мин әнигә булышам" конкурсында чираттагы катнашучыларыбыз - Җәлил бистәсеннән игезәкләр Алмаз һәм Илназ Кәримовлар. Фотода аларга 1 яшь.
-
"Җәлил чаткылары" әдәби иҗат берләшмәсе күренекле шагыйрьләрне искә алды
23 февраль көнендә бистәбезнең легендар шәхесе, озак еллар үзенең шигырьләре белән куандырып яшәгән, 1997 елда арабыздан киткән Николай Константинович Сидоров яшәгән йортка куелган истәлек тактасы янында аны искә алдык, 1 минутлык тынлыктан соң истәлек тактасына чәчәкләр куйдык. "Җәлил чаткылары" әдәби иҗат берләшмәсенә нигез салган Илдус Хисмәтулла улы Мәрданшинның каберенә барып...
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Мортыштамактан Ленара Фәйзуллина
Мортыштамак авылыннан Ленара Фәйзуллинага - 4 яшь. Ул әнисе Регинага тәмле күмәчләр пешерешә.
-
Җәлилдә ветераннарны хөрмәтләделәр
Бу көннәрдә Җәлил бистәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан шактый гына эшләр башкарылды. 20 февральдә бистә ветераннарын шушы көн уңаеннан хөрмәтләделәр. Аңа әзерлек атна буе барды. Ветераннар клубында шашка, шахмат, бильярд буенча ярышлар үткәрелде, урыннар билгеләнде. Җиңүчеләрне без шушы көнне бүләкләдек, алар өчен "Ак калфак ", "Родники" фольклор ансамбльләре артистлары концерт...
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Шәрләрәмәдән Камил һәм Азамат Шәйхиевлар
Шәрләрәмә авылыннан Камил Шәйхиевка - 4 яшь, Азаматка 1 яшьтә 9 ай. "Алар - минем зур булышчыларым", - ди малайларның әнисе Гөлинә.
-
Шәрләрәмәдә балаларны юлда уяу булырга өйрәттеләр
21 февральдә Шәрләрәмә балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Юлда һәрчак бул уяу" исемле бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмнең беренче өлешендә кунакка Песи килде. Балалар аның белән уйнадылар, табышмакка җаваплар таптылар. Аннары әниләр һәм балалар, "Светофор" һәм "Автомобиль" командаларына бүленеп, үзләренең белемнәрен, рәсемгә осталыкларын күрсәттеләр. Эльмира Гатиятуллина, Шәрләрәмә балалар бакчасы тәрбиячесе.
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Сарманнан Язгөл Хөсәенова
"Мин әнигә булышам" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сарманнан Язгөл Хөсәенова. Ул әнисе Венерага өйдә дә, бакчада да ярдәм итә.
-
Иске Имән " Дуслык" балалар бакчасы Халыкара туган тел көнен билгеләп үтте
Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе - беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен...
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Сарманнан Алина Салихова
Сарманнан Алина Салиховага - 7 яшь. Ул Сарман урта мәктәбенең 1 нче "А" сыйныфында укый. Алина әнисенә булышырга ярата.
-
Александровкада "Май чабу"ны бәйрәм иттеләр
Кичә Александровка авылында "Май чабу"ны ("Масленица") бәйрәм иттеләр. Халык рәхәтләнеп ял итте, күңелле уеннарда, биюләрдә катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин сәламләп, бәйрәм белән тәбрикләгәч, җыелган халык бердәм көч белән әзерләнгән өстәлдә сыйланды. Аннан җыр-биюләр башланды. Соңыннан кышны озатып, яман гадәтләрне куып, карачкы яндырдылар. - Алтынчы ел шулай күңелле ял...