САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Африка чумасы килмәсен

Дуңгызларда африка чумасы - вируслы йогышлы чир. Аны йоктырган дуңгыз исән калмый. Чума белән йорт хайваннары һәм кыргый дуңгызлар авырый. Инфекциянең төп чыганагы - авыру һәм үлгән терлекләр. Инфекция азык, көтүлекләр, транспорт чаралары, авыру хайваннарның бүлендекләре аша күчә. Зарарсызландырылмаган ашханә калдыклары да инфекция чыганагы булырга мөмкин. Авыруның клиник билгеләре -...

Дуңгызларда африка чумасы - вируслы йогышлы чир. Аны йоктырган дуңгыз исән калмый. Чума белән йорт хайваннары һәм кыргый дуңгызлар авырый.
Инфекциянең төп чыганагы - авыру һәм үлгән терлекләр. Инфекция азык, көтүлекләр, транспорт чаралары, авыру хайваннарның бүлендекләре аша күчә. Зарарсызландырылмаган ашханә калдыклары да инфекция чыганагы булырга мөмкин. Авыруның клиник билгеләре - тән температурасының 41,5-42 градуска кадәр күтәрелүе, аппетит булмау, эчәсе килү, борыннан бүлендекләр килү, эч китү. Буаз дуңгызлар бала сала. Авыру дуңгызларның колак төпләрендә, корсакларында һәм башка урыннарында кызыл-шәмәхә төстәге таплар күренә. 7 нче-10 нчы көнгә терлек үлә.
Дуңгызларның африка чумасы кешеләр һәм башка төр хайваннар өчен куркыныч түгел. Тик аның бик тиз таралуын һәм зур зыян китерүен онытмаска кирәк. Авыруны булдырмау өчен түбәндәге чаралар тәкъдим ителә. Хуҗалыкка чит кешеләрне кертмәгез. Дуңгызларны чыгарып йөртмәгез. Алар башка хайваннар белән контактка керергә тиеш түгел. Хайваннарга азык калдыкларын кимендә 80 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирегез. Һәр ун көн саен дуңгызларны һәм торакны канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртегез, кимерүчеләр белән даими көрәшегез. Дуңгызларны ветеринар тикшерү документларыннан башка алмагыз. Аларга ветеринар тикшерү һәм вакцинацияләү үткәрегез. Үлгән хайваннарның түшкәләрен чыгарып ташламагыз, үз участогыгызда күммәгез. Авыру терлекне суеп, итен эшкәртергә тырышмагыз. Бу катгый тыела, чөнки авыруның таралуына китерергә мөмкин. Африка чумасы таралуга китерүче гамәлләр кылган өчен, административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Авыру очраклары, терлекләрнең кинәт үлүләре күзәтелсә, кичекмәстән, район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез. Телефоннар: 2-40-57, 20 40-56.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X