29 август 2012 яңалыклары
-
Хәбәрләр 29 август
29 август. Хәбәрләр: хәзер росреестр идарәсенә кабул итүгә идарә порталы аша алдан язылырга була. Шул да мәгълүм булсын, күчемсез милеккә хокук һәм аның белән алыш-биреш турындагы дәүләт теркәвен хәзер 20 көн эчендә башкарырга була. 25 август - герой-шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең һәлак булган көннәре. Бу уңайдан Мәскәүдә М.Җәлилгә һәйкәл...
-
Мөмкинлекләр мәктәбе
Узган атнада Җәлил поселогы Мәдәният сараенда район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Ул "Мөмкинлекләр мәктәбе һәм мәктәпнең яңа мөмкинлекләре" дигән тема астында үтте. Аның эшендә Мәгариф сферасында күзәтчелек һәм контрольлек итү департаментының законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге начальнигы Л.Лисенкова, район башлыгы Н.Закиров, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре һәм башкалар катнаштылар....
-
Муниципаль район Советы карары
24 август, 2012 ел. № 83 Сарман муниципаль районында дини экстремистлыкны профилактикалауның һәм аңа каршы көрәшнең торышы һәм чаралары турында Район халкының хокукларын һәм иреген яклау, иминлеген тәэмин итү, район территориясендә яшәүче төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында дуслык һәм татулыкны ныгыту, толерантлыкны саклау максатларында, һәм ТР Дәүләт Советының 2012...
-
Иң зәвыклы бакча кемдә?
Сарман авылында яшәүче Нурдидә апа Хөсәенованың да ишегалдысы тулы чәчәкләр. Бакчасында ясалма күленә кадәр бар. Күл өстендәге төнбоеклары, янәшәдәге комлы, яссы ташлы сукмагы әллә кайдан сине үзенә тартып тора. Ә инде кошлар өчен миләш агачына эленгән өйчеге бу манзарага тагын да сихрилек өсти...
-
Яшәү рәвеше дә дәва була ала
Артериаль гипертонияне дәвалауда сәламәт яшәү рәвеше мөһим роль уйный. Ул барлык авырулар өчен дә беренчел этап булып тора һәм бик аз чыгымнар белән яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Сәламәт яшәү рәвеше дигәндә, без йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты, инсульт, йөрәк һәм бөер җитенкерәмәвен кисәтүче аерым чараларны үтәүне күздә тотабыз. Аның төп...
-
Һәлакәтләрне булдырмыйк
20 августтан Бөтенроссия «Игътибар - балалар» акциясенең 2 нче этабы старт алды. Ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очракларын булдырмау. Соңгы елларда бу тема - аеруча игътибарда. Чөнки Россия күләмендә балалар катнашында һәлакәтләр саны арту тенденциясе күзәтелә. Республика күләмендә дә саннар сөендерерлек...
-
Африка чумасы килмәсен
Дуңгызларда африка чумасы - вируслы йогышлы чир. Аны йоктырган дуңгыз исән калмый. Чума белән йорт хайваннары һәм кыргый дуңгызлар авырый. Инфекциянең төп чыганагы - авыру һәм үлгән терлекләр. Инфекция азык, көтүлекләр, транспорт чаралары, авыру хайваннарның бүлендекләре аша күчә. Зарарсызландырылмаган ашханә калдыклары да инфекция чыганагы булырга мөмкин. Авыруның клиник билгеләре -...
-
Ахырзаман галәмәтләре...
Без кечкенә вакытта әбиләребез: "Ахырзаман алдыннан тимер кошлар очар, өйдә җансыз кешеләр сөйләр, адәмнәрнең ояты китәр", - дип сөйли иделәр. Алар, каршыларына оныкларын утыртып, көннәрдән бер көнне дөньяның бетәсен, бөек хөкем көненең киләсен, кешеләрнең кылган гамәлләре өчен җавап тотасын кечкенәдән күңелләренә сеңдереп, иман орлыкларын салып калырга тырышканнар. Бәлки, ул галәмәтләрнең...