30 июль - Халыкара дуслык көне
Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу датаны билгеләп үтү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән. Дуслар белән билгеле бер көнне, билгеле бер сәгатьтә очрашу - нәкъ...
Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле
Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу датаны билгеләп үтү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән. Дуслар белән билгеле бер көнне, билгеле бер сәгатьтә очрашу - нәкъ менә шул яклардан килгән гадәт. Рәсми рәвештә дуслык көне 2011 нче елда кабул ителгән.
Документларда язылганча, халыклар, илләр, аерым кешеләр арасындагы дуслык татулык урнаштыруга рухландыра ала һәм төрле җәмәгать вәкилләре арасында күпер салырга сәләтле. Моннан тыш, халыкара дуслык көненә тагын бер бурыч йөкләнә. Ул да булса, яшьләрне җәмәгать эшләренә тарту, төрле мәдәниятне хөрмәт итүгә юнәлдерү. Бүгенге көндә дөньяның күп илләрендә дус һәм бер-береңә карата сабыр булырга өндәүче чаралар үткәрелә.
Нәрсә соң ул дуслык? Бу сорауга күп төрле җавап бирергә була. Дуслык - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң самими, иң күркәм бер төре. Ул ихтыяҗлар, карашлар, фикерләр уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итүгә нигезләнгән мөнәсәбәт. Дуслыкның кызлар, егетләр дуслыгы, халыклар, туганнар дуслыгы, профессиональ, сәяси дуслык, китап белән, табигать белән дуслык кебек төрләре аерыла.
Дуслык - теләсә нинди байлыктан, алтын-мәрҗәннән кыйммәтрәк. Аны бизмәнгә салып та, күтәреп карап та үлчәп булмый. Ул авырлыклар, еллар аша сынала. Янәшәңдә якын дусларың булганда, кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, җиңеп булмастай кыенлыклар да артта кала.
"Дуслар булса, бу дөньяда яшәве җиңелрәк,
Тормыш яманлыклары да күренми кебегрәк", - дип җырлана бит җырларда да.
Ә иң мөһиме, дус кеше синең уңышларыңа, җиңүләреңә эчкерсез сөенә, шатлыкларыңны уртаклаша белергә тиеш. "Чын дуслык кадерле нәрсәләрне уртаклашканда гына беленә", - ди халык.
Саф, эчкерсез мәхәббәт кебек үк чын дуслык та сирәк очракта гына булырга мөмкин. Әмма ул бар, һәм аны күз карасыдай саклый һәм яклый белергә кирәк. Дуслык, нәфис һәм назлы чәчкәдәй, тәрбиягә мохтаҗ. Аны җан сердәшең турындагы уйлар белән "ашландыру", игелекле эш-гамәлләр белән "тәэмин итү", башкалар өчен вакыт, энергия сарыф итү, башкалар белән чын күңелдән кызыксыну - дуслыкның төп кагыйдәләре шулар. Дустың - синең терәгең, таянычың, ышанычың, киңәшчең һәм сердәшең... Дуслык турында бертуктаусыз фәлсәфә сатарга була. Ә менә халыкта дуслык хакында нинди фикерләр яши икән?
Әминә Арсланова, 77 яшь:
Дус кеше - барлык серләреңне үз эченә сыйдыра алырлык кеше ул. Бөтен кайгы, шатлыкларыңны уртаклашып, соңгы ризыгыңны да бүлешердәй кеше.
Булат Бариев, 19 яшь:
Дуслык - дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше генә бәхетле була ала. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр бит.
Илнур Хәбибуллин, 5 яшь:
Дуслык - ул бергә кое казу.
Иркә Хәбибелхакова, 40 яшь:
Дуслык - ул, минемчә, ышанычка корылган җылы хисләр.
Гөлнур Шәехова, 66 яшь:
Дус кеше синең изгелекләреңне бервакытта да онытмаска тиеш. Дуслар бер-берсен гафу итә белергә, авыр вакытта ярдәмләшеп яшәргә тиешләр.
Айза Зарипова, 7 яшь:
Дуслык - ул бер конфетны икәү ашау.
Алсу Нуртдинова, 17 яшь:
Минемчә, дуслык - ул бер-береңне хөрмәт итү, ярдәмгә ашыгу. Чын дус кына хәлеңне аңлый һәм сине ничек юатырга икәнлеген белә.
Николай Тихоновский, 75 яшь:
Дуслык - татулык ул. Бер-берең белән аңлашып яшәү.
Радик Хөснетдинов, 32 яшь:
Дуслыкның язылмаган законнары, принциплары бар: бер-береңә ышану, һәрчак ярдәмгә килү, хыянәт итмәү, сатмау. Дуслык һәм мәхәббәт янәшә йөриләр. Алар булса, яшәү җиңелрәк, минемчә. Чын дуслар күп булмый. Иптәшләр бик күп булса да, якын дус берәү генә, - дип җырлыйлар бит.
Лиана Зарипова, 14 яшь:
Дуслык - ул тугрылык. Дустың сине авыр вакытта ташламаска, беркайчан да алдамаска, сер саклый белергә тиеш.
Ландыш Габидуллина, 50 яшь:
Дуслык һәм мәхәббәтне икесен бер төшенчә дип уйлыйм мин. Арага хыянәт керә икән, ул инде чын дуслык түгел. Чын дус үзе кылган яхшы гамәлләрен бервакытта да синең исеңә төшерми. Яшьләр дуслык төшенчәсен аңлап бетермиләр әле. Икейөзлеләнеп, сиңа ярарга тырышып йөрүчеләрне чын дус итеп кабул итәләр. Ә андый дуслар һәрвакыт сиңа аяк чала, үз мәнфәгатьләрен яклар өчен сиңа яла яга. Чын дусларны еллар узгач, тәҗрибә туплагач кына аерасың икән. Таянырлык дуслар дип йөргәнең икейөзле куштаннар булып чыга. Мин моның шулай икәнен хәзер генә аңладым. Яшьләргә киңәшем шул: чын дусны ялганнан аера белегез, артык беркатлы, ышанучан булмагыз. Чын дуслар бик аз. Алар туры сүзле, кайгыртучан булалар, сиңа хыянәт итмиләр.
Бер-беребезгә һәрвакыт терәк һәм кирәк булып яшик, дуслар!
Дуслык ялкыны сүнмәскә,
Учакны саклау кирәк.
Салкын сагыш бәрелгәндә,
Чын дуслар була терәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев