30 июль 2014 яңалыклары
-
Җәлил "Самородоклары" сынатмады
Казанның «Заречье» балалар ял-сәламәтләндерү лагеренда узган геологик олимпиадада район данын Җәлилнең беренче санлы мәктәбе командасы яклады. «Самородки» исемле команда республиканың төрле район, шәһәрләреннән һәм Кырымның Бакчасарай районыннан килгән егерме алты команда арасында гомуми нәтиҗәләр буенча ундүртенче урынны алды. Ярышларда «Геологик маршрут» буенча Илнур Арсланов, Гүзәл Шәймәрдәнова һәм Рузалия Мәүлетова үттеләр....
-
Сарман игенчеләренең һәр минуты исәптә
Район игенчеләре уракка 19 июльдә төшкәннәр иде. Табигать, бераз куркытып алыйм әле, дигәндәй, яңгырлар яудырып китсә дә, һәр минутның кадерен белгән игенче аяз көннәрдә күбрәк эшләп калырга тырыша. 29 июльгә бөртеклеләр 6300 гектардан җыеп алынды инде. Бу - чәчелгән барлык мәйданнарның12 проценты, дигән сүз. Бөртеклеләрнең уртача уңышы да начар түгел:...
-
Районның атна шәхесләре – Мөнирә Шәрипова һәм Риф Вәлиев
Мөнирә Шәрипова Шәрипова Мөнирә Гаптелхәмит кызы 1954 елның 27 июлендә Мортыштамак авылында туган. Сарманда урта мәктәпне тәмамлагач, Пермьдә бухгалтерлар хәзерли торган училищеда укып, авыл хуҗалыгы эшләре буенча хисапчы белгечлеге алган. Хезмәт юлын 1973 елда «1 Май» колхозында башлый. Ул вакыттагы КПСС райкомы секретаре Миннәхмәт Кашапов колхозга килгәч, кызның чаялыгын күреп...
-
30 июль - Халыкара дуслык көне
Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу датаны билгеләп үтү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән. Дуслар белән билгеле бер көнне, билгеле бер сәгатьтә очрашу - нәкъ...