Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

260 меңнән артык татарстанлы репродуктив тикшерү үткән

Татарстанда репродуктив сәламәтлек буенча диспансеризация узганнар саны 260 934 кешегә җиткән. Бу — «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы чараларның нәтиҗәсе. Тикшерүләр авыруларны иртә стадиядә ачыкларга һәм репродуктив өлкәдәге куркынычларны киметергә ярдәм итә.

Республика Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтүенчә, бүген диспансеризацияне уңайлырак итү өчен поликлиникаларда махсус зоналар бар, хезмәткәрләр билгеләнгән. Тикшерүне эш көнендә генә түгел, кичке сәгатьләрдә дә, шимбә көннәрендә дә узарга мөмкин. Министр 18-39 яшьлекләргә диспансеризацияне өч елга бер, ә 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга ел саен узарга кирәклеген искәртте.

Тикшерү үткән 260 934 кешенең 49,3 проценты (128 783) — хатын-кызлар. Беренчел караудан соң һәр икенче хатын-кыз өстәмә медицина тикшеренүләренә юллама алган.

2026 елда республиканың 45 муниципаль берәмлеге һәм 78 медицина оешмасы бу программага кушылган. Диспансеризация яшәү урынындагы хатын-кыз консультацияләрендә һәм поликлиникаларда үтә. Тикшерүгә паспорт һәм ММС полисы таләп ителә.

Программа эчендә анкета тутыру, табиб каравы, репродуктив органнарның УЗИ-сы, мазоклар һәм лаборатор анализлар каралган. Бу тикшерүләр киләчәктә йөккә узу, йөклелек барышына яки гомуми репродуктив сәламәтлеккә зыян китерә ала торган авыруларны һәм факторларны вакытында ачыклау өчен бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев