Новости по рубрике - Тема дня Радио
-
Хәбәрләр
29 май. Быел Россиядә дәүләт ярдәме күрсәтеп, уңышны иминиятләштерү системасы тулысынча эшли башлаячак, ди премьер-министр Д.Медведев. Татарстанда эш эзләүче яшьләр өчен "Кайнар линия" телефоны эшли. Аның аша 100дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Тиздән җәйге каникуллар башлана. Балаларның ялын файдалы һәм кызыклы итү максатыннан быел Республикада төрле сәламәтләндерү һәм ял лагерьларында...
-
Хәбәрләр
28 май. 1. Киләсе яртыеллыкка газета-журналларга язылу дәвам итә. "Сарман" газетасына да язылырга мөмкин. Ул аерым кешеләр өчен-261сум 30 тиенне, оешмаларга-271сум 32 тиенне тәшкил итә.Газетага редакциягә килеп язылырга була, ул чагында аның бәясе- 122 сум 38 тиен һәм газетаны редакциягә килеп алырга кирәк булачак. 2. Быел Татарстанда БДИ вакытында куркынычсызлык...
-
Хәбәрләр
25 май. 22 майда район Советының утырышлар залында профсоюзлар семинары узды. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьлары, оешма, предприятие вәкилләре алдында ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Владимир Кондратов, белгечләр чыгыш ясады. Алар эшче-хезмәткәрләрнең хокукларын яклауда профсоюзлар алдында торган бурычлар, хезмәт, пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Татарстан почтасы газета...
-
Хәбәрләр
24 май 1. Кичә район үзәгендә пионер оешмасы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды. 2012 нче ел- балалар оешмалары тарихында юбилей елы. Агымдагы елның 19 нчы маенда пионер оешмасына 90 ел тулды. Бу көн барлык өлкән яшьтәге кеше өчен- балалар оемалары ветераннарына, бүгенгесе көндә хезмәт куючы педагогларга, шушы...
-
Хәбәрләр
23 май. Хәбәрләр: Дүшәмбе көнне үткән брифингта Татарстан авыл хуҗалыгы министры М.Әхмәтов һәр савым сыерга 680 сум исәбеннән акча бүлеп биреләчәге турында әйтте. Фининас ярдәме авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелә. Акча бүленеше конторльдә тотылачак. Изге Болгарда 922 елда рәсми рәвештә ислам дине кабул итү билгесе булган бина төзелеп...
-
Хәбәрләр
22 май. 1. 2 июнь көнне Сарайлы авылында Наил Мөхәммәтов призына татарча көрәш була. Башлана сәгать 9.00. 18.00 сәгатьтә исә шулай ук Сарайлы авылында Марат Файрушин концерты узачак. Концертта катнашалар: Илмира Нагимова, Иркә, Энҗе Шәймурзина, Руслан Галимуллин, Алсу Фарукшина. Керү ирекле. 2. Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә З. Сафина исемендәге...
-
Хәбәрләр
Иртәгә 19 Май-Матбугат көне! " Сарман" мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә эшләүче хезмәттәшләребезне, матбугат ветераннарын, штаттан тыш хэбэрчелэрне Матбугат коне белэн тэбриклибез. Тынгысыз, авыр, утә дэ мәшәкатьле һәм шул ук вакытта бик тә кирәкле хезмәтегездә унышлар, тел байлыгы, акыл-зирәклек; гаиләләрегезгә иминлек, сабырлык телибез. Кызыклы язмаларыгыз белән сөендереп, көндәлек тормышта кулланырлык киңәш - табышларыгыз...
-
Хәбәрләр
17 май. Хәбәрләр: 26 майда Лаеш районында "Каравон" рус фольклоры фестивале үтә. Аның максаты - рухи кыйммәтләрне саклау, яңарту. Быел анда ТР Президенты Р.Миннехановның, Мәскәү шәһәреннән Россия Дәүләт халык иҗаты йорты вәкилләре һәм башка рәсми затларның катнашуы көтелә.Программада - театральләштерелгән тамаша, концерт, төрле уеннар. Кунаклар "Авыл йорты"нда, "Осталар шәһәре"ндә, "Каровон"...
-
Хәбәрләр
16 май. 1. Республикада һәм районда язгы кыр эшләре тәмамланып килә. Кырларда 1 миллион гектардан артык бөртекле, 120 мең гектарда техник культуралар, 60 мең гектарда рапс чәчелгән. Районда исә 54,669 гектарда чәчү эшләре башкарылгын. 2. Иртәгә районның ял паркында сәгать 10.00 " Яшьлегем хатирәсе" конкурсының йомгаклау туры уза. 3. 18...
-
Хәбәрләр
14 май 1. Бүген 14 майда муниципаль район советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә булып узды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Г. Саляхова алып барды. Анда Аппарат җитәкчесе Ф.Вәлиев, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Г. Гәрәева, "Благоустройство" җәмгыяте директоры Н. Гарипов чыгышлары яңгырады. 2. 13 майда районда үсемлекләрне саклау, куркынычсызлык...
-
Хәбәрләр
12 май."Россия почта"сы 30 июньгә кадәр гомумбелем бирү мәктәпләре укытучылары өчен "Минем укытучым" дип исемләнгән хәйрия конкурсы үткәрә. Моның өчен махсус сайтка заявка бирергә кирәк. Төрле регионнан 10 эш сайлап алына. Авторлар компьютер җиһазлары комплектына ия булачак. Конкурс җиңүчесе булу өчен укытучы үз дәресләрендә компьютер җиһазларының ярдәме, дәресләрдә нинди төр...
-
Хәбәрләр
11 май. 1. Районда торак төзелеше планы-7000 квадрат метр, 36,9% тормышка ашырылган. 280 ветеран һәм аларның толлары фатир өчен субсидия алдылар. 56 ветеран республика реестырына кертелде. 2. 14 май көнне район почта үзәгендә автор-башкаручы,"Кәеф ничек?" газетасы директоры Илназ Сафиуллин "Болгар" радиосы белән берлектә реклама-акциясе уздыра. Барлык 2012 нче елның икенче...
-
Хәбәрләр
10 май. Кичә, 9 май көнне илебезнең барлык төбәкләрендә бәйрәм тантаналары узды. Ул безнең район үзәгендә дә зурлап билгеләп үтелде. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге "Георгий тасма"лары таратты. Тынлы оркестр маршы астында парад үтте, аннан веноклар салынды. Ветераннарны, бәйрәмдә катнашучыларны муниципаль район башлыгы Н.Закиров, Татарстан хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим...
-
Юбилей белән!
Алтын Юбилеең белән радио! " Сарман" радиосына-50! Күпме бу, азмы? Бу чор эчендә никадәр вакыйгалар булуын искә төшерсәң, күп әлбәттә. " Сарман" яши һәм яшиячәк! Чөнки аны яшәтүче фидакарь җаннар бар, эшкә рухландырып торучы тугрылыклы тыңлаучы бар. Радио-халыкның җанына якын моң, ул яңгырасын да яңгырасын, тынмасын, диясе килә.Юбилеебызга багышланган бәйрәм...
-
Хәбәрләр
3 Май. Хәбәрләр. Кичә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, экология һәм аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе В.Васильев эшлекле визит белән Сарман районында булдылар. Аларны район башлыгы Н.Закиров, "Агрокөч төркеме" акционерлык җәмгыяте директоры И.Гыймадиев озатып йөрделәр. Алар иң элек Янурыс авылында Г.Әхмәтҗановның гаилә фермасында булдылар,...