Новости по рубрике - Тема дня Радио
-
Хәбәрләр 10 август
Иртәгә, 11 августта, районыбызда физкультурычылар көне уздырыла. Аның төп максатлары: спорт төрләрен популярлаштыру, көчле спортчыларны барлау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Программада: мини-футбол, җиңел атлетика, төрле спорт ярышлары. Алар ял паркының сорт шәһәрчегендә 17.00 сәгатьтә оештырыла. I, II, III урыннарны алган спортчылар Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең призлары белән бүләкләнәчәк....
-
Хәбәрләр 8 август
Кичә районга эшлекле визит белән ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов килде. Иң элек ул үз визитын "Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсеннән башлады. Анда аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтов, район башлыгы Н. Закиров каршы алдылар. Аннары делегация Өчөйле-Саклау авылына яңа төзелгән, бөтен мөмкинлекләре булган ФАП ка юнәлделәр. Мәгълүм...
-
6 август хәбәрләр
1. Быел Ураза бәйрәме 19 август-якшәмбегә туры килә. Шул уңайдан Татарстан халкы 18-20 август һәм 30 август көннәрендә өстәмә ял итү мөмкинлеге алачак. 2. Иртәгә 7 августта сәгать 13.00 ТР инвестицион үсеш агентлыгы белгечләре район эшмәкәрләре белән очрашу оештыра. Очрашуда ТР инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан 2012 елда үткәрелә торган программалар...
-
Хәбәрләр 31 июль
1. Магистраль газ үткәргечләренең Әлмәт производство идарәсеннән хәбәр итүләренчә, газ үткәргечтә эшләр үткәрелү сәбәпле, 1 августтан 9.00 сэг.- 2 август 9.00 сэг. кадәр Сарманда, Сарайлыда, Яхшыбайда газ бирү туктатылып тора. Шуңа күрә бу вакыт аралыгында газ җиһазларын кулланмау һәм контроль краннарны ябып тору сорала. 2. 4 августта даулы болында умартачылар...
-
27 нче июль хәбәрләр
1. Иртәгә 28 июльдә Татарстанда гражданнар оборонасының үзәк хәбәр тарату системасын тикшерәчәкләр. Шуңа күрә иртәнге сәгать 10нан 12гә кадәр сиреналар кычкыруын, сәнәгать оешмаларында махсус сигналлар, тавыш көчәйткечләр аша хәбәр таратуларын ишетсәгез, куркып калмагыз. Әлеге хәбәрне "Татме¬диа"¬да узган матбугат очрашуында Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Андрей Орлов җиткерде. Крымскида булган...
-
Хәбәрләр
19 июль 1. Россиядә хезмәт пенсиясенең уртача күләме 2015 елдан соң, ким дигәндә, 45 процентка артачак. 2013-2015 елларга ил бюджетын төзү турындагы киңәшмәдә Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев әнә шулай дип белдерде. Быелның апрель аенда Россия Пенсия фонды (РПФ) башлыгы Антон Дроздов хезмәт пенсиясенең уртача күләме - 9,5 мең, ә социаль...
-
Хәбәрләр
17 июль. Узган шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында чираттагы киңәшмәдә ветераннарны торак белән тәэмин итү, авыл клублары төзелеше, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү хакында сөйләштеләр. Киҗәшмәне ТР Президенты Р. Миңнеханов алып барды. " Республикада әле торак белән тәэмин ителмәгән 2,2 мең ветеран исәпләнә. Ветераннарның торак шартларын яхшырту-һәрберебезнең изге бурычы....
-
Хәбәрләр
11 июль 1. Республика хәбәрләре:Кичә республикабыз игенчеләре урып-җыюга кереште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтүенчә, авыл хезмәтчәннәре өчен бик үзенчәлекле, каршылыклы ел бу. Аның әйтүенчә, республикабызның кайбер районнарында корылык 2010 елгы аномаль корылыктан да көчлерәк булган. 2. Бу көннәрдә Татарстанда эссе һава хөкем сөрәчәк, яңгыр...
-
Хәбәрләр
9 июль 1. Сарман аграр көллияте аерым һөнәрләр буенча яңа уку елына укучылар кабул итә. 2. Быелның беренче яртысында республика территориясендә 1752 янгын чыгу очрагы теркәлде. Аларда 123 кеше үлде, 122 кеше җәрәхәтләр алды. Килгән зыян 30992892 сум тәшкил итте. Янгыннарның - 73,9 проценты һәм аларда һәлак булучыларның 93, 5...
-
Хәбәрләр
5 июль 1. 1 июльдән район газетасына 2013 нче елның беренче яртыеллыгына вакытыннан алда язылу башланды. Аңа 2012 нче елның икенче яртыеллыгына подписка бәясеннән язылырга мөмкин. 2. 23 июльдән-9 августка кадәр Әлмәт шәһәренең санаторий-профилакторий базасында балаларга җәйге лагерь оештырыла. 3. Юл штрафларын 50 процентлык ташлама белән түләргә мөмкин булачак. Россия...
-
Хәбәрләр
3 июль 1. Күптән түгел Азнакай шәһәрендә "Чатыртауда җыен" дип исемләнгән төрки халыкларының зона фольклор фестивале узды. Анда РМЙ каршындагы "Асылъяр" фольклор ансамбле I нче дәрәҗә диплом, кыйммәтле бүләк һәм акчалата премиягә сертификат белән бүләкләнде. Ләке мәдәният йорты каршындагы "Иганә" халык фольклор ансамбле үз номинациясендә II нче дәрәҗә диплом, кыйммәтле...
-
Хәбәрләр
29 июнь 1. Районыбыз кырларында чәчүлекләрне тәрбияләү, чиста пар җирләрен эшкәртү дәвам итә. Язгы культуралар 47 мең гектарда чәчелгән , ә уҗымнар -17460 гектарда. Шулай ук хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү бара. 6610 тонна печән, 12300 тонна сенаж инде әзерләнгән. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алу 6 июльгә кадәр төгәлләнергә тиеш....
-
Хәбәрләр
27 июнь 1. Бүген 27 июньдә районның Ял паркында яшьләр көне узачак. Программада: минифутбол(6 кеше)-башлана 16.00 сәг. Кул көрәше (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында)- башлана 20.00 сәг. Зөлфәт Зиннуров концерты-башлана 20.00 сәг. Дискотека Төрле конкурслар һәм кыйммәтле бүләкләр Бәйрәм салюты Шулай ук бәйрәмдә "Сарман"газетасының икенче яртыеллыгына язылучылар арасында лоторей уйнатылачак. 2....
-
Хәбәрләр
18 июнь. Хәбәрләр: үткән шимбәдә "Даулы болын"да республика һәм район ветераннар оешмалары төзелүгә 25 ел тулуга багышланган өлкәннәр сабан туе үтте.Тантананы муниципаль район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова ачты. Ул килгән кунакларны район ветераннар оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды, ветераннар хәрәкәте активистларына рәхмәтен белдерде, ел дәвамында тырыш хезмәт...
-
Хәбәрләр
30 май 1. Кичә 29 майда Кәүҗияктә авыл мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинары булды. Семинарның пленар өлешендә авыл җирлеге башлыгы Ф. Әхмәтгәрәев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Г. Латыйпова, мәдәният бүлеге баш белгече Р. Гилева, РМЙты методисты Г. Вагизова катнаштылар. 2. Балалар катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан бөтен Россия буенча "Игътибар- балалар" профилактик...