САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 8 август

Кичә районга эшлекле визит белән ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов килде. Иң элек ул үз визитын "Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсеннән башлады. Анда аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтов, район башлыгы Н. Закиров каршы алдылар. Аннары делегация Өчөйле-Саклау авылына яңа төзелгән, бөтен мөмкинлекләре булган ФАП ка юнәлделәр. Мәгълүм...

Кичә районга эшлекле визит белән ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов килде. Иң элек ул үз визитын "Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсеннән башлады. Анда аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтов, район башлыгы Н. Закиров каршы алдылар. Аннары делегация Өчөйле-Саклау авылына яңа төзелгән, бөтен мөмкинлекләре булган ФАП ка юнәлделәр. Мәгълүм булганча, районда ФАПларны төзекләндерү буенча эш алып барыла. Президент авылдагы ФАП ны карады, биредә башкарылган эшләр, җиһазлар белән танышты. Авыл халкы исә, Президентка, район башлыгына олы бүләк ясаганнары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Аннан соң Президент агрофирма басуларын вертолеттан карап әйләнде, урып-җыю эшләре белән танышты. Инвесторлар, агрофирмалар, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Р.Миңнеханов районда барган урып-җыю эшләрен югары бәяләде. " Сездәгедәй чиста, матур басуларны башка районнарда әле күрмәдем."- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев