САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 21 сентябрь

22 сентябрь көнне Бөтендөнья автомобильсез көн үткәрелә. Аның девизы- "Шәһәр-кешеләр, тормыш өчен мохит". ТР да бу акциядә актив катнаша. Шәхси автомобиле булган һәр райондашыбыз да әлеге акциядә актив катнашыр дип уйлыйбыз. 22 сентябрьдә Сарманның "Старт" чаңгы базасында "Милләтләр кроссы" үткәрелә. 22 сентябрьдә Сарманның М.Ваһитов урамы бәйрәме узчак. Башлана:14.00сәгатьтә. 2013 елның...

22 сентябрь көнне Бөтендөнья автомобильсез көн үткәрелә. Аның девизы- "Шәһәр-кешеләр, тормыш өчен мохит". ТР да бу акциядә актив катнаша. Шәхси автомобиле булган һәр райондашыбыз да әлеге акциядә актив катнашыр дип уйлыйбыз.

22 сентябрьдә Сарманның "Старт" чаңгы базасында "Милләтләр кроссы" үткәрелә.

22 сентябрьдә Сарманның М.Ваһитов урамы бәйрәме узчак. Башлана:14.00сәгатьтә.

2013 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу дәвам итә. Район газетасына да язылырга мөмкин, аның бәясе үзгәрмәде.

Ришвәтчелек, коррупциягә каршы көрәш максатларында, "кайнар линия" телефоннары эшли: 2-49-02; 2-47-30; 2-40-31; 2-42-33

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләргә, мәктәпләрдән хисапларны кәгазь формада сорамаска, дигән рәсми хат җибәргән. Барлык кирәк­ле мәгълүматлар мәк­тәп сайтында урнаштырылырга тиеш булачак. Министрлык каршындагы яңа иҗтимагый советның күптән түгел узган киңәшмәсендә дә укытучылар белем бирәсе урынга кәгазь боткасына батуларын белдерде. Чөнки белем йортларыннан төрле төрдәге мәгълүмат соратулар артык ешаеп китте. Моннан соң төбәкләрдәге мәгариф бүлекләре кызыксындырган сорауларга җавапны сайт­тан мөстәкыйль рәвештә ала торган булачак. Аларга планлы тикшерүләрне елга бер мәртәбә, ягъни мәктәпнең укуга әзерлеген тикшергән вакытта уздыру тәкъдим ителә. Шулай ук мәктәпләрдән сайтка үз эшчәнлеге турында күбрәк мәгълүмат кую соралачак. Директор, аларның урынбасарлары яңача түләүгә күчү кысаларында укытучыларның эш сыйфаты турында мәгълүматны ярты елга бер мәртәбәдән дә ким җыймаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев