Бу мөһим рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яшәгән йортыгызның тәртип саны бармы, райондашлар?.
Район башлыгы карары нигезендә халык санын исәпкә алу буенча комиссия төзелде.
-
Сарманда яшәүче гүзәл затларыбызның сумкаларында ниләр бар һәм анда нәрсә генә булырга тиеш?
Хатын-кыз сумкасында ниләр генә булырга тиеш?
-
Бүген сарманлылар Ватан Геройлары көнен билгели
2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
-
Татарстан синоптиклары көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә
Республикада җылы һәм дымлы һава торышы булачак.
-
Хакимияткә сорауларыгыз бармы? Рәхим итегез
12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Сарман муниципаль район Советында (Сарман авылы, Ленин урамы, 35 йорт) Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. Кабул итүгә 11 декабрьгә кадәр (85559) 2-42-75 телефоны буенча язылырга кирәк.
-
КЫШЫН ЭНЕРГИЯ БИРӘ ТОРГАН 7 ПРОДУКТ
Кышын юкка гына күп кеше салкын тидереп авырмый. Кояш сирәк елмая, өстәлләрдә җәй көнендәге кебек витаминлы яшелчә, җиләк-җимеш тә тулып ятмый. Күп итеп көч туплау һәм хәлсезлектән арыну өчен ешрак саф һавада йөрергә һәм тәмле әйберләр ашарга кирәк! Алар кәефне дә күтәрә, энергия дә өсти. Нәкъ менә нәрсә ашарга икәнен хәзер сөйлибез.
-
Үзмәшгуль Илнур Бакиев, салымын түли дә тынычлап йоклый
Район үзәгендә аяк киемнәре ремонтлау белән шөгыльләнүче Илнур Бакиев – күпләргә таныш. Чөнки итек, түфлиләрне елга бер тапкыр булса да рәтләттереп алмыйча булмый – гел яңаны гына сатып алып тора алмыйсың бит инде.
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә?
Республика буенча төнлә һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр булачак. Аерым районнарда бозлавык, төнлә буран көтелә.
-
ЯҢА ЕЛГА НӘРСӘЛӘР БҮЛӘК ИТӘРГӘ КИРӘКМИ?
Яңа ел елга бер генә килә! Шушы көнне якын кешеләрне куандырасы килә бит! Тик аларның күңеле булсын өчен нәрсә бүләк итәргә соң? Ә нәрсә бүләк итәргә кирәкми? Бүген шул турыда сөйләшербез.
-
2020 елның төп төсе билгеле булды
Pantone институты белгечләре 2020 елның төп төсе итеп зәңгәр төсне тәкъдим итәләр.
-
Искекәшерлеләр Бөек Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны хөрмәт белән искә алдылар
«Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез»
-
«Сарман»га языл һәм бүләкле бул!
2019 елның 6 декабрендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә “Электроника” кибетендә “Абунәче көне” уздырыла
-
Игътибар, яңалык
Агымдагы елның 12 ноябрендә Рәсәй Президенты Владимир Путин 372 санлы “РФ Хезмәт кодексының авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга карата гарантияләр өлешенә үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законын имзалады.
-
Иртәгә райондашларны нинди һава торышы көтә? Җиңелрәк киенәсеме , әллә инде калынракмы? Бу сорауларга моннан җавап таба аласыз
Прогноз на 3 декабря
-
Район газетасына ташламалы яздыру ункөнлеге бара. Файдаланып калырга ашыгыгыз!
2019 елның 2 декабреннән 12 декабрьгә кадәр газета-журналларга, шул исәптән район газеталары “Сарман” белән “Новый Сарман”га, 2020 елның беренче яртысына ташламалы яздыру ункөнлеге игълан ителде.