Сарманлылар бакчаларын кышка әзерләп бетерде ме әле?
Агачны көзен агарталар Иң соң җитешә торган җимешләрдән булган баланнар да күптән җыелды инде. Бакчаны кышка әзерләү вакыты да үтеп бара. Октябрь ахырларына кадәр бакчачылар төрле декоратив куаклыклар, җимеш агачларын утыртып калырга тырышты. Көздән утырту агачларга ныгып китәргә мөмкинлек бирә икән. Синоптиклар быелгы кышның салкын килүен фаразлый. Аның бакчага зыян...
Агачны көзен агарталар
Иң соң җитешә торган җимешләрдән булган баланнар да күптән җыелды инде. Бакчаны кышка әзерләү вакыты да үтеп бара. Октябрь ахырларына кадәр бакчачылар төрле декоратив куаклыклар, җимеш агачларын утыртып калырга тырышты.
Көздән утырту агачларга ныгып китәргә мөмкинлек бирә икән. Синоптиклар быелгы кышның салкын килүен фаразлый. Аның бакчага зыян китерү куркынычын кисәтү максатыннан, әлбәттә, алдан тиешле чаралар күрү таләп ителә. Гомумән, кышка кергәнче, бакча эшләренә тиешле игътибар бирмисең икән, алдагы ел уңышыннан колак кагуың бар. Шуңа да бакчаны май аендагы кебек кайгыртырга кирәк, диләр тәҗрибәле бакчачылар. Бүген, хөрмәтле газета укучылар, без сезнең игътибарга кул сузымы кадәр генә бакчасында мул уңыш үстерүче Сарман авылыннан Ясирә апа Ибраһимова киңәшләрен тәкъдим итәбез.
- Иң мөһиме, яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алынган түтәлләрдә бер генә сабак та калырга тиеш түгел. Сабакларның барын да җыеп алып, яндырырга кирәк. Чөнки сабакларда төрле корткычларның личинкалары сакланып калучан.
Агач, куаклыкларны да шул рәвешле карарга, кәүсәләрен гөмбәчекләрдән, мүк һәм корыган кайрылардан, ботак очларын кипкән җимешләрдән чистартырга, корыган һәм авыру ботакларны кисеп алырга, яраларын, кайрысы кубарылган урыннарны тимер буявы белән буяп куярга кирәк. Тирә-юньдәге чүп-чарны җыеп яндыралар, коелган яфраклардан черемә ясыйлар.
Кар яуганчы, җирне эшкәртеп калырга киңәш ителә. Агач һәм куаклар үсә торган җирнең тирә-юнен ашлау сорала. Һәр агач төбенә 4-5 килограмм исәбеннән компост, ә калган җирләргә 2-3 килограмм тирәсе черемә кертергә кирәк. 1 метр квадратка 2 стакан исәбеннән көл сибү дә уңай нәтиҗә бирә. Агачның кәүсә әйләнәсендәге җирен 10-15 сантиметр тирәнлегендә казып чыгу төрле корткычлардан котылырга ярдәм итә. Казыганнан соң туфракны тигезләмиләр.
Чүп-чардан чистарып, бушап калган түтәлләрне дә тигезләми генә көзен казып чыгарга кирәк. Чөнки тигезсез җир язгы суны үзенә яхшы сеңдерә, бу исә, бердән, җиргә сулыш алырга, ял итәргә мөмкинлек бирсә, икенчедән, казылган җир ныграк һәм тирәнрәк туңа. Нәтиҗәдә яшелчә, җиләк-җимешләргә зыян салучы бөҗәкләр үлә, туфрак та табигый юл белән чистарына.
Тагын бер киңәш. Бакчада, кечкенә генә түтәлдә дә чәчү әйләнешен булдырырга кирәк. Нинди генә кыйммәтле орлыклар алып, ел да бер генә түтәлгә утыртасың икән, аннан мул уңыш алып булмый. Чөнки туфрак ярлылана. Аны туклыклы матдәләргә баету максатыннан, көздән казылган түтәлләргә көл, тирес кертеп калдырырга кирәк. Иң мөһиме, агач көле булсын. Полиэтилен, пластмасса, чүпрәк-чапрак яндырылган көл ярамый, ул үсентеләрне агулый гына.
Агачларны агартуны да көзен башкару отышлы.Суыкларга кадәр кәүсәсен бакыр яки тимер купоросы ярдәмендә йогышсызландыралар һәм икенче көнне агартып куялар.
Бакчаны гына түгел, кышка теплицаны да дөрес итеп әзерли белергә кирәк. Бу хакта Сарман авылыннан һәвәскәр бакчачы Гөлия Шәрипова сөйли:
- Җылы һәм дымлы һавада зарарлы микроорганизмнар яхшы үрчи. Алар үсемлек калдыклары, теплица стеналары һәм эш коралларына тупланырга мөмкин. Моның зыяны ел да бер төрле үсемлекләр үстергәндә сизелә. Уңышны алып бетергәннән соң, үсемлек калдыкларын җыялар. Пленкалы теплицаны сүтәләр, пленкасын сабынлы суда юалар һәм бакыр купоросы эремәсе белән йогышсызландыралар, аннан киптереп, киләсе язга кадәр төреп куялар. Поликарбонаттан ясалганының эчен дә, кышын кар шуып төшсен өчен, тышын да юарга кирәк. Эчен генә түгел, туфрагын да хлорлы известь эремәсе белән йогышсызландыралар. 3-5 көннән ишеген ачып, җилләтәләр. Шулай ук теплицаны күкертле шашка яндырып та дезинфекцияләргә була. Күкертле шашкалар кибетләрдә сатыла. Кагыйдә буенча, теплицадагы туфракны 3-5 ел саен алыштыралар. Яки булмаса, 5-10 сантиметр калынлыктагы туфрагын алып, яңасын салалар, искесен мин, мәсәлән, бәрәңге бакчасына чыгарам. Шулай ук туфрагын марганцовканың куе яки бакыр купоросы эремәсе сибеп йогышсызландырырга да була.
Теплицаның ишеген җир туңарлык итеп ачып куялар. Бу анда кышларга теләгән корткычлар һәлак булсын өчен эшләнә. Язын теплица иртәрәк җылынсын, туң тирән төшмәсен өчен, кышын анда кар ташлыйлар.
Фото һәм материалны Роза Ганиева әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев