2 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Бүген атнакич, яисә пәнҗешәмбе көн. Ошбу көнне әрвахларыбызның җаннары дога өмет итеп яшәгән йортларына, туганнары янына кайтырлар ди
Җомга намазының соңгы рәкагатен укып уң якка сәлам биргәндә кире китәрләр , кайсыларының җаннары моңаеп, догага мохтаҗ булып, ә кайберләренең җаннары бик күп дога, хәер-сәдакаларга төренеп елмаеп кайтырлар икән. Шуңа күрә ошбу изге көннәребезне бушка түгел, ә изге гамәлләр башкарып, әрвахларга догалар кылып, фәкыйрь-ятимнәргә хәер-сәдакалар биреп үткәрсәк иде. Әмин. материал...
-
Бүген «Сарман» кинотеатрында РФ ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре, Юлтимер авылында туып үскән якташыбыз Зөфәр Сәхәбиевның иҗатына багышланган фильм - концерт күрсәтелде
Фильм-концерт башланыр алдыннан, кайчандыр безнең районда кашыкчылар ансамбле оештыруда булышкан Зөфәр ага Сәхәбиев үзенең истәлекләре белән уртаклашты, классташ-дуслары белән күрешеп җылы әңгәмә корды. Бүгенге кичәгә килүчеләр экранда күрсәтелгән фильм-концерт аша якташыбызның иҗат һәм тормыш юлы белән таныштылар, бу кичә тамашачылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
-
"Сарман" агрофирмасы механизаторы Рамил Әһелтдинов "Иң күп стажлы яшь комбайнчы" номинациясендә бүләкләнде.
Зәйдә республиканың иң оста яшь комбайнчыларын ачыкладылар. Анда узган бәйгегә 30 яшькә кадәрле 100дән артык кешедән гариза кергән булган. Алар арасыннан иң күп ашлык суктырган 15 комбайнчыны сайлап алганнар. Бәйгедә катнашу хокукына "Сарман" агрофирмасы механизаторы Рамил Әһелтдинов та ия булды һәм ул аның "Иң күп стажлы яшь комбайнчы" номинациясендә бүләкләнде....
-
Сарманның яңа урамнарына- яңа амбулатория
Сарманның Тынычлык урамында табиблык амбулаториясе төзелеше турында без инде язган идек. Ул, Татарстан Республикасында 2017 елда халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру максатларында, ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә башкарыла. Хәзерге вакытта төзелеш эшләренең нинди стадиядә булуы белән кызыксынып, без Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Айрат...
-
Райондашыбыз медаль белән бүләкләнгән
Ватан алдында хәрби бурычларын үтәүче егетләребез хакында район җитәкчелеге, солдатларның әти-әниләре исеменә Рәхмәт хатлары еш килә. Шундый патриот егетләребез белән без лаеклы горурланабыз. Сарман егете Айдар Мәҗит улы Шәехов Казан дәүләт инновация университетының юридик факультетына укырга керә, шуннан армия сафларына алына. Ул Казанда Россия эчке эшләр министрлыгының "Барс" махсус эш...
-
Районыбызда чөгендер тапшыру дәвам итә
Районда шикәр чөгендере 12000 гектарда игелеп, барлыгы 550000 тонна уңыш җыелган иде. Чөгендерне Зәй шикәр заводына чыгару дәвам итә. Бүгенгә ул 304790 тонна күләмендә озатылды.
-
Сарманлылар бакчаларын кышка әзерләп бетерде ме әле?
Агачны көзен агарталар Иң соң җитешә торган җимешләрдән булган баланнар да күптән җыелды инде. Бакчаны кышка әзерләү вакыты да үтеп бара. Октябрь ахырларына кадәр бакчачылар төрле декоратив куаклыклар, җимеш агачларын утыртып калырга тырышты. Көздән утырту агачларга ныгып китәргә мөмкинлек бирә икән. Синоптиклар быелгы кышның салкын килүен фаразлый. Аның бакчага зыян...
-
Хуҗабикәләребез колагына. Бик җайлы бер әйбер пешереп карадым, җайлы да, тиз дә. Сезнең белән дә бүлешәм, бәлки ошап куер.
Төшке аш вакыты җитә, дуслар. Ни пешереп алыйм микән тиз генә дип аптырасагаз, бездән бер киңәш. Төшке ашларыгыз тәмле, чәйләрегез тәмле булсын! рецепт https://vk.com/vkusno_gif алынды
-
Кая бара бу дөнья?! Мәскәү колледжының бер студенты укытучысын суеп, интернет челтәренә селфиен куйган. Тулырак сылтама буенча кереп укый аласыз.
фото һәм материал http://chistopol-rt.ru/the-news/item/22087.html алынды.
-
Сарайлы авыл китапханәсендә 2-4 -сыйныф укучылары белән"Сарман ягы талантларга бай"дигән балалар иртәсе үткәрелде
Сарайлы авыл китапханәсендә 2-4 -сыйныф укучылары белән"Сарман ягы талантларга бай"дигән балалар иртәсе үткәрелде.Укучылар районыбыз язучыларының кыскача биографияләре белән таныштылар ,шигырьләрен укыдылар. Соңыннан төрле уеннар үткәрелде. Фото һәм материал Зәнфирә Габдрахманова-Низамованыкы.
-
Кызлар бүген аеруча тыныч һәм сабыр булырлар.Башка йолдызлыкларны ни көтә, тулырак ......
Фото и материал были взяты из: http://znakzod.ru/pravdivyj-goroskop-na-2-noyabrya-2017-goda/