САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елда ни кияргә?

Яңа елны каршыларга бик аз вакыт калып бара. Бәйрәм төнендә нәрсә кияргә?

Юлбарыс нинди кием ярата? Түбәндәге киңәшләр бәйрәмдә үзеңне матур һәм уңайлы хис итәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Кытай гороскопы хайваннарыннан юлбарыс – иң матуры, иң көчлесе. Аны сөендерү өчен, Яңа елны каршылаганда кия торган киемне дөрес сайларга кирәк. Ул натураль тукымадан булырга тиеш. Ефәк, күн, замш менә дигән булачак. Юлбарыс пафослылыкны, артык кычкырып торуны яратмый. Хатын-кызларга кызыклы акцентлар белән классик фасон сайларга киңәш ителә. Әйтик, ассимметрияле, кисемле киемнәр, кабарып торган итәк яки җиң. Футляр-күлмәк, юка тукымадан күп катлы итәк сайларга мөмкин. Эшлекле стильне яратучы ханымнар чалбар-костюм кия алалар. Тик алар оригиналь фасонда һәм су агымы хәрәкәтен хәтерләткән юка тукымадан булырга тиеш. Кичке комбинезон да – әйбәт идея. Аксессуар өчен чәчәк рәвешендәге брошь бик матур булачак.
Киңәшләрне Зөлфия Шәрипова әзерләде.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев