Читтән торып эшләүче район халкы һөнәрен дә алыштырырга риза
Моннан берничә ел элек COVID-19 пандемиясе башлангач, кешелек дөньясына тиз арада яңа шартларда яшәргә өйрәнергә туры килде.
Мәктәпләр, балалар бакчалары ябылды, күпчелек оешма хезмәткәрләре өйдән эшләргә мәҗбүр булдылар. Шул вакыттан читтән торып эшләү киң таралыш тапты.
Эшкә чакыру турындагы белдерүләрдә бу аерым пунктка әйләнде. Уйлап карасаң, рәхәт сыман: көн саен кием-салым юасы, үтүклисе юк, хатын-кызлар – бизәнгеч әйберләрендә, машина йөртүчеләр ягулыкта зур экономия ясыйлар. Теләгән вакытта үзеңә ял ясап аласың, чәй эчәсең, телевизор карыйсың, көнеңне үзеңә багышлыйсың... Тик боларның барысы да дөреслеккә туры килеп бетәме соң?
Иң мөһиме, читтән торып эшләүне фриланс белән бутамаска кирәк. Без бу күренеш турында газетабыз битләрендә язып чыккан идек. Кыскача әйткәндә, фрилансерлар берәр нинди оешманың штатында тормыйлар, алар мөстәкыйль рәвештә үзенә эш графигы төзиләр һәм, гомумән, эш эзлиләр. Ә читтән торып эшләүчегә эзләнергә кирәкми, аның үз графигы да бар. Менә монда кыенлыклар туа да инде...
Болай хезмәт куючылар арасында «Читтән торып эшләү – үзеңчә яшәү» дип уйлаучылар да бар. Җитәкчесе эзли башласа, хезмәткәре урынында булмый: я хастаханәдә, я чәчтарашта, я кибеттә. Оешмада утырмагач, сорап китүне кирәк дип тапмыйлар. Тик эш сәгате дигән нәрсә бар бит!
Сәгать, дигәннән, читтән торып эшләүчеләрнең күбесенә көндәлек режимнарын көйләргә дә авыр. Алар йокыдан тора алмый интегәләр, тиз генә эшкә тотына алмыйлар, ярты көн каһвә эчеп йөриләр. Дөрес, андыйлар офиста да очрый, тик күз алдындагы хезмәткәрне әле контрольләп була, ә менә үз өендә эшләүчеләр белән нишләргә?
Оешмаларда моның да ысулын таптылар сыман. Өйдән генә эшләүчеләрнең компьютерларына видеокамера куела, шул рәвешле аның эш сәгатендә кайда булуы тикшерелә. Үз чиратында, бу коллективның эшчәнлеген дә яхшырта: һәрвакыт үз урынында булган хезмәткәр тиз арада килеп туган сорауларны хәл итәргә ярдәм итә ала.
Әлбәттә, аның белән гел элемтәдә тору таләп ителә – күрше өстәл артында яки бүлмәдә генә утырмагач, даими рәвештә телефоннан сөйләшергә, мессенджерларда язышырга туры килә. Кайбер кешегә исә әйтеп түгел, күрсәтеп аңлатуы җиңелрәк – бу очракта да бераз авырлыклар туа.
Районыбызда да читтән торып эшләүчеләр бар. Өйдән генә эшләү, чыннан да, рәхәтме соң? Без бу турыда аларның үзләреннән сорадык.
Гөлназ, Сарман авылы:
– Озак кына вакыт бюджет оешмасында эшләгәннән соң, шәхси эшмәкәрдә читтән торып эшли башладым. Тик мин өйдән эшләмим, җитәкчебез аерым бүлмә яллады. Болай үземә дә уңайлырак, чөнки өйдә игътибарны читкә юнәлтүче әйберләр күп. Ә офиста аерым компьютерым да бар, эш сәгате дә – регламент буенча. Элеккеге эш урынымнан аерма бер генә – монда минем хезмәттәшләрем юк, мин тулысынча үз иркемә куелган.
Айдар, Җәлил поселогы:
– Пандемия вакытында өйдән эшләргә туры килде. Дөресен генә әйткәндә, бу миңа ошап китте. Иртән торып, машина белән барасы юк, гадирәк киенергә дә була. Әйе, һәрвакыт элемтәдә торырга кирәк, ансы бөтен эштә дә шулай, гаҗәпләнер әйбер юк. Шулай итеп, махсус рәвештә читтән торып эшләүгә күчтем. Дөрес, һөнәремне алыштырырга туры килде, ләкин мин моңа бер дә үкенмим. Янәдән гадәти эшкә чыгарга уйламыйм да, мин барысыннан да канәгать.
Равилә, Илексаз авылы:
– Инде күптән читтән торып эшлим. Төп офисыбыз башка шәһәрдә урнашкан, шуңа бу – бик уңайлы. Тик өйдән эшләүчеләр теләсә кайсы вакытта бакчасында да казына, аш-су бүлмәсендә дә кайнаша, дип уйласагыз, ялгышасыз. Безнең дә эш сәгатебез бар. Бәдрәфкә генә барып киләсе булса да, әйтеп китәсе, компьютерымда видеокамера тора. Ләкин мин зарланмыйм, якыннарым да мине эш вакытында борчымыйлар.
Илназ Сираев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев