Район "Нечкәбил"ләренә сезнең тавыш кирәк
10 августта «Нечкәбил» бәйгесе сайтында анда катнашучыларга тавыш бирү башланды. Бәйгедә безнең районнан Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Хәкимуллина һәм якташыбыз - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Фәридә Сафина да катнаша. Алар өчен 3 сентябрьгә кадәр көнаралаш тавыш бирергә мөмкин. 5 сентябрьдә «Казан Арена» стадионында 50 гаилә ярымфиналда...
10 августта «Нечкәбил» бәйгесе сайтында анда катнашучыларга тавыш бирү башланды. Бәйгедә безнең районнан Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Хәкимуллина һәм якташыбыз - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Фәридә Сафина да катнаша. Алар өчен 3 сентябрьгә кадәр көнаралаш тавыш бирергә мөмкин. 5 сентябрьдә «Казан Арена» стадионында 50 гаилә ярымфиналда чыгыш ясаячак. Шунда ук Интернет-тавыш бирү җиңүчесе бүләкләнәчәк.
Һәр гаилә тарихы - мәхәббәт, уңыш тарихы. Читтә калмагыз, танышыгыз, тавыш бирегез, хөрмәтле газета укучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев