19 август 2015 яңалыклары
-
"Сарман"лы булырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле райондашлар! «Сарман» газетасына 2016 елның беренче яртысына иске бәяләрдән язылу дәвам итә. Район яңалыкларыннан хәбәрдар булып, кызыклы вакыйгаларның эчендә кайнап яшәгез - безнең белән бергә булыгыз! Газетага почта бүлекчәләрендә язылуның яртыеллык бәясе - 549 сум, редакциягә килеп язылсагыз (килеп аласы да була) - 250 сум.
-
Сарманда "җәйге суыклар" дәвам итә
Календарьга карамыйча гына, тышка күз салсаң, көз җиткән диярсең. Тик әле җәйнең өченче ае - август бетәргә 12 көн бар. Һава торышы гына "ашыкты" - алдагы көннәр дә Сарманда чагыштырмача суык, болытлы һәм яңгырлы булачак.
-
Район "Нечкәбил"ләренә сезнең тавыш кирәк
10 августта «Нечкәбил» бәйгесе сайтында анда катнашучыларга тавыш бирү башланды. Бәйгедә безнең районнан Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Хәкимуллина һәм якташыбыз - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Фәридә Сафина да катнаша. Алар өчен 3 сентябрьгә кадәр көнаралаш тавыш бирергә мөмкин. 5 сентябрьдә «Казан Арена» стадионында 50 гаилә ярымфиналда...
-
Районда терлек азыгы әзерләү дәвам итә
Кышлату чорына районда һәр шартлы баш терлеккә 32,4 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы тора. Бүгенге көнгә ул 22,6 центнер тәшкил итә. Гомумән алганда, 24,5 мең тонна азык берәмлеге, ягъни 67900 тонна сенаж, 8800 тонна салам, 11200 тонна печән әзерләнгән.