Район халкы киләчәк өчен тавыш бирде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде. «Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм...
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде.
«Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм тотрыклы социаль-икътисади курска, җәмгыятьтә тотрыклылыкны, этникара һәм диниара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калуга ышанычы ул. Без Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Татарстан командасын» - тәҗрибәле профессионалларны һәм республика патриотларын җибәрәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты, сайланган депутатлар корпусы татарстанлылар мәнфәгатьләрен яклап федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле эш күрсәтерләр, дип ышаныч белдерде.
Сайлауларга, нинди дәрәҗәдә булмасын, безнең халык элек-электән мөһим вакыйга итеп карый һәм зур җаваплылык белән килә. Авылларда ул үзенә күрә бер бәйрәм төсен ала: коймагы пешә, самавыры кайный, клубтан җыр-музыка тарала. Күпчелек авылларда сайлау участоклары да клубларда, мәдәният йортларында урнаша.
Мин мәктәптә укыган елларда, ничәнче класста икәне истә калмаган, әнкәй авыл советы депутаты булып торды. Әтиләре вафат булып, әниләре тәрбиясендә генә үсүче кызларга уку елы башланыр алдыннан мәктәп формалары тапшырырга барганын хәтерлим. Бу вакытына күрә депутатларның ярыйсы гына ярдәме булган инде. Түбәнрәк классларда укыган чак бит, депутатларның тагын ниләр эшләве белән кызыксынырга башка да килмәгән. Ә аларын инде үскәч аңлыйсың, сайлауларга да авылдашларның ник шулай зурлап барганнарына төшенәсең.
18 сентябрьдә ил белән сайладык. Бердәм сайлау көне безнең өчен шулай ук мөһим иде - киләчәк биш елыбызны хәл итәчәк депутатлар өчен тавыш бирдек. Дәүләт Думасына быел алар катнаш система буенча сайланды: 450 кандидатның 225е - партия исемлекләре буенча теркәлгән, ә 225е бер мандатлы округлардан күрсәтелгәннәр иде. Районда 43 сайлау участогы эшләде. Алар сәгать сигездә ачылырга тиеш булса да, күпчелегенә халык сигез тулганны көтмичә җыелган иде инде. Оештыручылары ничәдә килгәндер, ишек ачылуга, инде чәйле табыны да әзер, сәүдә ноктасы да урнашкан, җырчы, биючеләре дә шунда иде. Сарманның без сайлаган 2533нче участогында сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Кыскасы, бәйрәм рухы бирергә тырышканнар, һәм ул килеп чыккан.
- Безнең участокта сайлаучылар шулай гел актив, вакыйганың мөһимлеген аңлыйлар, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Резедә Вәлиева. - Беренче булып тавыш бирүчеләргә кечкенә күчтәнәчләр дә әзерләгән идек.
Районда сайлаулар оешкан төстә, халыкның зур активлыгы белән узды. 27577 сайлаучының 27074е, ягъни 98,2 проценты тавыш бирүе шул турыда сөйли. Аларның 60 процентка якыны инде сәгать унбер тулганчы ук үз сүзен әйткән иде. Үз сүзен, дигәннән, сайлауларда катнашкан райондашларның 96,9 (26247 кеше) проценты үз тавышларын «Бердәм Россия» партиясе өчен биргән. ЛДПР аларның - 0,9 (244 кеше), КПРФ - 0,9 (240 кеше), «Гадел Россия» - 0,3 (84 кеше), «Яблоко» - 0,1 (37 кеше), «Российская партия пенсионеров за справедливость» 0,1 (32 кеше) процент тавышларын җыйган. Әлмәт бер мандатлы сайлау округыннан күрсәтелгән кандидат Ринат Хәйров өчен район сайлаучыларының 92,57 проценты тавыш биргән. Авыл җирлекләрендә халыкның ничек тавыш бирүе белән безнең сайтта танышырга мөмкин.
Һәркем үз күңеле кушуы буенча тавыш биргәндер. Киләчәктә тагын да яхшырак яшик, дигән уй-теләк белән.
Рәисә Фәретдинова. Сарман авылы:
- Сайлауларга бару - ул безнең бурычыбыз. Һәркем үз сүзен әйтергә тиеш. Минем сайлауларда беркайчан да катнашмый калганым юк. Илебезнең киләчәге ышанычлы кулларда булсын, дип тавыш бирдем.
Кадрия Ногманова. Сарман авылы:
- Илдәге бүгенге тотрыклылык алга таба да сакланырга тиеш. Аллага шөкер, эшлим дигән кешегә шөгыль табып була, тынычлыкта яшибез. Мин картлыгыбыз рәхәт үтсен, балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге өметле булсын, дип, үзем ышанган кешеләргә тавыш бирдем.
Дәүләт Думасында Татарстаннан 16 депутат эшләячәк. Аларның унысы - партия исемлекләре буенча, алтысы - бер мандатлы округлардан узган.
Якташыбыз - Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов районда сайлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев