21 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Зур Нөркәйдән Зәбировлар гаиләсе "Гаиләм – җылы бишегем, гаиләм – җырлы оям" конкурсының йомгаклау турында катнашачак
Район буенча үткәрелүче "Гаиләм - җылы бишегем, гаиләм - җырлы оям" дигән гаилә фестивалендә Зур Нөркәй авылыннан Зәбировлар гаиләсе катнашты. 12 кешедән торган гаилә, бик матур чыгыш ясап, 5 октябрьдә үтәчәк йомгаклау турында катнашачак. Шулай ук укыгыз: Иске Имән талантлары "Гаиләм - җылы бишегем, гаиләм - җырлы оям" конкурсының финалына...
-
Район Пенсия фонды идарәсе яшьләрнең грамоталылыгын арттыра
Пенсия фонды идарәсе районның укучы яшьләре арасында социаль грамоталыкны һәм пенсия грамоталылыгын күтәрү максатыннан сентябрь аеннан аңлату эшләре кампаниясен башлап җибәрде. Ул декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Анда махсус урта уку йортлары һәм 9-11 класс укучылары өчен"Россия Федерациясендә пенсия белән тәэмин итү" дигән темага тематик факультатив дәресләр үткәрү, 29 сентябрьдә...
-
Сарманлылар – тынычлык яклы
21 сентябрьдә Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне үткәрүнең төп максаты - бөтен илләрне сугышларны туктатырга чакыру, дөньяда хәрби конфликтларны булдырмау. Без дә тынычлыкта, дус-тату яшәүне теләп калабыз. Хәзерге заманда бу тема - аеруча актуаль.
-
Сарманда Хәниф Хәйруллинны искә алу кичәсе үтәчәк
23 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә "Сарман" кинотеатрында якташыбыз Хәниф Хәйруллинны искә алу кичәсе үткәрелә. Газетабызның 4-5, 8 битендәге материаллар аңа багышлана.
-
Сарманлылар театр уйныйлар
Сарман мәдәният хезмәткәрләре Флорид Бүләковнең "Сөясеңме, сөймисеңме..." спектаклен куйдылар. Сезгә аннан өзек тәкъдим итәбез.
-
Район газетасында Җәлил бистәсенә багышланган сәхифә ачылды
Хөрмәтле дуслар! "Сарман" газетасында "Бистә авазы" дип исемләнгән махсус сәхифә дөнья күрде. Ул Җәлил бистәсе тормышына багышланган. Сәхифә менә шундый "кыяфәт"тә булачак: "Бистә авазы" Хәзер бистә халкыннан район газетасына активрак язылуны көтеп калабыз. Җәлилдә альтернатив язылу да оештырылачак.
-
Районда "соры базар" белән көрәш дәвам итә
Кызганычка каршы, «соры» хезмәт хакларын әле һаман да тарихта калдыра алмыйбыз. Эшләгәнең өчен акчаны «конвертта» бирүне, аңа каршы бергәләп көрәшкәндә генә, җиңеп буладыр. «Соры» яисә рәсми рәвештә түбән хезмәт хаклары алу, теркәлмичә эшләү турында 2-54-41 «кайнар» телефон линиясе буенча хәбәр итәргә мөмкин.
-
Район халкы киләчәк өчен тавыш бирде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде. «Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм...
-
Сарман районы турында кинофильм төшергәннәр
Сезгә Сарман районы тормышы турында кечкенә генә матур фильм тәкъдим итәбез.
-
Иске Имән талантлары "Гаиләм – җылы бишегем, гаиләм – җырлы оям" конкурсының финалына чыкты
20 сентябрь көнне Иске Имән авылы талантлары - Фатыйма апа Гайнемова гаиләсе Шәрләрәмә авылында узган "Гаиләм - җылы бишегем, гаиләм - җырлы оям" конкурсында уңышлы чыгыш ясады һәм финалга үтте.