САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу мөһим

Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль район Советының IX утырышында катнашты

Бүген муниципаль район Советының IX утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның 2016 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында доклад белән чыкты. Фикер алышуларда "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов, "Сарман" агрофирмасы директоры Диккать Хөснетдинов, Карашай Саклау...

Бүген муниципаль район Советының IX утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның 2016 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында доклад белән чыкты. Фикер алышуларда "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов, "Сарман" агрофирмасы директоры Диккать Хөснетдинов, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, республиканың икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнаштылар. Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында районның узган елдагы эшчәнлегенә тиешле бәя бирде, тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү өчен дә резервлар барлыгын ассызыклады. Соңыннан ул аеруча зур хезмәт күрсәткечләренә ирешкәннәргә хөкүмәт бүләкләре тапшырды.

Утырыштан тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев