САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарман мәчетләрендә Ураза бәйрәме узды

Рамазан ае тәмамланып, Шәүвәл аена кердек. Мәчетләребездә гәет намазлары укылды. Халык, гадәттәгечә, күп иде, сафлар тулып торды. "Җәмигъ" мәчетенә җыелучыларны Сарман районының имам- мөхтәсибе Сәит хәзрәт һәм район башлыгы Нәфис Закиров котладылар. Сәит хәзрәт Хаков: -Райондашларым, авылдашларым, сезләрне шушы мөбарәк булган Ураза гаете белән котлыйм. Бу айда, башка айларга караганда,...

Рамазан ае тәмамланып, Шәүвәл аена кердек. Мәчетләребездә гәет намазлары укылды. Халык, гадәттәгечә, күп иде, сафлар тулып торды. "Җәмигъ" мәчетенә җыелучыларны Сарман районының имам- мөхтәсибе Сәит хәзрәт һәм район башлыгы Нәфис Закиров котладылар.

Сәит хәзрәт Хаков:

-Райондашларым, авылдашларым, сезләрне шушы мөбарәк булган Ураза гаете белән котлыйм. Бу айда, башка айларга караганда, тырышлык күрсәттек, ифтар кылдырттык. Ураза тотып караган һәрбер кеше белә, Рамазан ае - ул ачлык ае түгел, ул бәрәкәт, муллык ае. Рамазан - ул ризык ае.

Нәфис Закиров:

-Хөрмәтле райондашлар, сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм. Игелек, шәфкать, якыннарың турында кайгырту - бу олы бәйрәмнең нигезе. Республикабызның уникаль милли традицияләре бар. Татарстан мөселманнары һәрвакыт татулыкның үрнәге булды, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуда ярдәм иттеләр. Ураза буләйрәме якты өметләр, күңелләргә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен. Киләсе Рамазан айларын исәнлектә-саулыкта каршыларга язсын.

Гаеткә килүчеләр арасында хатын-кызлар да бик күп иде.

Тәнзилә Ибрагимова, 64 яшь:

- Мөхтәрәм газиз мөселман кардәшләрем, барыгызны да Изге Ураза бәйрәме белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылса иде. Көтеп алган Рамазан үтеп китте, Әлхәмдулилләһ. Бик җиңел булды һәм бик тиз булды, җитмәде Рамазан. Йә Раббым, барыбызга да икенче Рамазаннарга җитәргә, уразалар тотарга насыйп итсәң иде.

Алия Хөсәенова, 16 яшь:

- Әссәламу аләйкум, мөселман кардәшләрем. Бу елны ураза бик тиз һәм җиңел үтте. Үтеп киткәнен сизмичә дә калдык, көн саен диярлек, мәчеткә авыз ачарга йөрдек. Аннары таравих намазларында тордык, Әлхәмдулилләһ. Бу айны без Коръән уку, кешеләргә булышу һәм Ислам динен өйрәнүдә үткәрдек. ИншаАллах, киләсе елны да шулай итеп каршы алырга насыйп булса иде. Барыгызны да Ураза бәйрәме белән котлыйм.

Без дә әлеге котлауларга кушылабыз. Ураза гаете мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев