Сарман мәчетләрендә Ураза бәйрәме узды
Рамазан ае тәмамланып, Шәүвәл аена кердек. Мәчетләребездә гәет намазлары укылды. Халык, гадәттәгечә, күп иде, сафлар тулып торды. "Җәмигъ" мәчетенә җыелучыларны Сарман районының имам- мөхтәсибе Сәит хәзрәт һәм район башлыгы Нәфис Закиров котладылар.
Сәит хәзрәт Хаков:
-Райондашларым, авылдашларым, сезләрне шушы мөбарәк булган Ураза гаете белән котлыйм. Бу айда, башка айларга караганда,...